Депутатлар округларда

2023 елның 6 октябре, җомга, 13:06

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, «көмеш яшьтәге» гражданнарны өлкәннәр көне белән котладылар, шулай ук укытучылар көне уңаеннан бәйрәм тантаналарында катнаштылар. 

5 октябрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казан шәһәре Идел буе районының Р.Г. Хәсәнова исемендәге 82 нче мәктәптә Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә катнашты. Лилия Маврина педагогларны бәйрәм белән котлады, үзен укыткан укытучыларга аерым рәхмәт сүзләре әйтте (депутат әлеге мәктәпне тәмамлаган). Педагогик коллективны шулай ук РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы депутатлары Ольга  Воронова һәм Динар Бариев, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады.

"Бүген, Укытучылар көнендә, туган мәктәптә Р.Г.Хәсәнованың мемориаль бүлмәсе – мәктәп музее ачылды. Музейны булдыру инициаторы булып безнең мәктәптә укыган тәмамлаучы, безнең укытучыбыз һәм минем тормыштагы укытучым, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Петровна Ларионова тора. Татьяна Петровнага, шулай ук хәзерге мәктәп директоры Эльмира Мансуровнага һәм экспозицияне булдыруда ярдәм иткән һәркемгә бу идеяне матур итеп тормышка ашырулары өчен рәхмәт, – диде Лилия Маврина. – Музей, һичшиксез, барлык чор укучыларын һәм укытучыларын берләштерәчәк, чөнки безнең һәрберебез үз мәктәбен йөрәгендә саклый».

4 октябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Балтач районына гражданнар кабул итте. "Барлык мөрәҗәгатьләр дә игътибар белән тыңланды, тиешле аңлатмалар бирелде, шәхси контрольгә алынды», – дип йомгаклады гражданнар белән очрашу нәтиҗәләрен Камил Нугаев.

Гражданнарны кабул иткәннән соң, өлкәннәр декадасы кысаларында, Камил Нугаев Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмулла улы Гыйльмуллин янында, шулай ук Иске Көшкәт авылында Россия Герое Олег Исаевның әти-әнисе янында булды. Шул ук көнне депутат Чепьяда «Наз» социаль-реабилитация бүлегендә булып, үзәктә сәламәтләндерү программасын үтүче ветераннар һәм өлкәннәр белән аралашты. 

4 октябрьдә Чүпрәле районы мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары оештырылды. Чарада катнашучыларны Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм район башлыгы Марат Гафаров котладылар. Ветераннарга ныклы сәламәтлек һәм уңышлар, якыннарының игътибарын теләделәр, туган районыбыз һәм республикабыз файдасына бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр. 

4 октябрьдә «Казэнерго» АҖ предприятиесе территориясендә «Бердәм Россия» партиясенең Идел буе беренчел бүлеге сәяси советының киңәйтелгән утырышы узды. Дәүләт Советы депутаты, «Казэнерго» АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаков сәяси совет әгъзаларын бу сезонда җылылык җибәрү барышы белән таныштырды, предприятие эшенең нигезләре һәм принциплары турында сөйләде. Идел буе районының беренчел район бүлеге эшенә Дәүләт Советы депутаты, Казан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ольга Воронова йомгак ясады.

3 октябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә видеоконференция режимында «Авылның яшьләр резервы: территорияләрне үстерү өчен кадрлар» темасына халык программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Киңәшмәне Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Алексей Гордеев үткәрде. Ул халык программасында агросәнәгать комплексын һәм тулаем авыл территорияләрен кадрлар белән тәэмин итү буенча бурычлар куелуын искәртте.

3 октябрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Казан шәһәренең Совет районы өлкән буын вәкилләре өчен сәхнәдә иҗат коллективлары һәм республика артистлары, халыкара конкурсларда җиңүчеләр чыгыш ясады. Өлкәннәр көне белән бәйрәм кунакларын Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева котлады.

3 октябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Нурлат районында яшәүчеләрне онлайн кабул итте. Район халкы социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, шәхси характердагы мөрәҗәгатьләр дә булды. Мәсәлән, Нурлатта яшәүче Людмила Батыршина элек инвалид булган күршесе өчен социаль реабилитацияне рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтүне сорады. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән тагын бер нурлатлының мөрәҗәгате ишетү аппараты өчен запас частьләр сатып алуга кагыла. Людмила Рыбакова бу мәсьәләләрне шәхси контрольгә алды.

3 октябрьдә Буа районы халкы өчен җирле мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды. Өлкәннәр көне белән кунакларны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин котлады. Шулай ук Буа җирле партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә депутат гражданнарны кабул итте.

3 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова Кукмара районына эш сәфәре белән килде, анда гражданнарны кабул итте. Район халкы депутатка социаль мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, районда яшәүчеләрнең берсе хәрби пенсионерларга шифаханәләргә һәм курортларга баруны тәэмин итүче законга үзгәрешләр кертүне сорады.

Депутатка шулай ук берничә ел элек «Сәламәтлек» төркемен оештырган Кукмара районының актив пенсионерлары мөрәҗәгать итте. Алар физкультура белән шөгыльләнү өчен даими бина бирү мәсьәләсен хәл итүне сорадылар. Алар проблеманы Россия Пенсионерлар берлеге аша «Зилант» спорткомплексындагы дәресләрне финанслау ярдәмендә хәл итәргә тәкъдим иттеләр. Римма Ратникова барлык мөрәҗәгатьләрне эшкә алды.

2 октябрьдә Яшел Үзән муниципаль районы Советы утырышы узды, анда районның Башкарма комитетының яңа җитәкчесе сайланды. Сессиядә катнашучылар бертавыштан Зөлфәт Хәбибуллин кандидатурасын хупладылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, шулай ук Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

2 октябрьдә Өлкән яшьтәге гражданнар декадасы кысаларында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова «Ветераннар – милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклаучылар» республика конкурсында җиңүче ветераннарның иҗади эшләре күргәзмәсендә булды. Уникаль күргәзмәдә бизәнү әйберләре, агачтан уеп ясалган әйберләр, тукыма, тасмалар белән чигү, «Казан җөе» техникасында чигү тәкъдим ителгән.

30 сентябрьдә Чаллыда Машина төзүчеләр көне билгеләп үтелде.  Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае бинасы янындагы мәйданда бу көнне Татарстанда җитештерелгән автомобиль техникасы тәкъдим ителде. Күргәзмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев, Николай Атласов, Руслан Нигъмәтуллин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар карады. Тантаналар бәйрәм концерты һәм тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International