Татарстанда газлаштыруны тәмамлау программасы буенча беренче объект тоташтырылды

2023 елның 10 октябре, сишәмбе, 15:06

«Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре Андрей Турчак һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов катнашында төбәкләр белән үткәргән видеоконференцэлемтә барышында  алты социаль объектны газга тоташтырдылар. Татарстанда газ Кама Тамагы районының Кириле авылындагы ФАПка җибәрелде. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.  

«Бер ел элек дәүләт башлыгы социаль газлаштыруны тәмамлау программасына мәктәпләрне, балалар бакчаларын, поликлиникаларны, хастаханәләрне, ФАПларны кертергә кушты. Төбәкләрдән моңа ихтыяҗ булган  объектлар барланды. Программаның потенциалы 3 мең объектка исәпләнгән. Бүген без алты объектта газ җибәрәбез. Бу Краснодар краенда гомуми практика һәм амбулатория табибы бинасы, Оренбургта, Адыгеядә һәм Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктлары, Курск һәм Саратов өлкәләрендә мәктәпләр», – дип хәбәр итте Андрей Турчак. Төбәкләрдән социаль объектларны газлаштыруны тәмамлауга барлыгы 470тән артык мөрәҗәгать кабул ителгән инде. Гомумән алганда, социаль газлаштыруны тәмамлау программасы буенча миллион килешү төзелгән. Газ 720 мең участокның чигенә китереп җиткерелгән.

Татарстанда социаль газлаштыру программасы кысаларында 31 меңнән артык гариза бирелгән, 24 мең килешү төзелгән, шуларның 60% тан артыгы газга тоташтырылган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов белдерде.

"Татарстанда газ белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе күрсәткече – Россия Федерациясендә иң югары күрсәткечләрнең берсе булуга карамастан, Владимир Путин инициативасы белән оештырылган программа республикада күтәренке рух белән каршы алынды, – дип басым ясады Юрий Камалтынов, – Без ел саен 3 млн. кв. метрдан артык торак тапшырабыз һәм аларның яртысыннан артыгы – газ бик кирәкле булган шәхси  торак. Минемчә, бу проектның социаль әһәмияте турында сөйләп тору да кирәкмидер, чөнки практика шуны күрсәтә: торак йортта да, ниндидер социаль объектта да газ булу – бу тормыш һәм эшнең бөтенләй яңа сыйфаты, шуңа күрә ил Президентының газлаштыруны тәмамлау программасына социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар да керергә тиеш дигән карары бик мөһим».

Юрий Камалтынов шулай ук билгеләп үткәнчә, газлаштыру программасын гамәлгә ашыру башланганнан бирле, хәтта аны тикшерү этабында да, партиянең үзәк органнары һәм Дәүләт Думасының депутатлар корпусы бу процесска актив рәвештә кушылган. «Бердәм Россия» партиясе эш барышын контрольгә алган. Партиянең Югары советы әгъзасы Рөстәм Миңнехановның республикада әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча комиссияне җитәкләве очраклы түгел, дип ассызыклады парламент башлыгы урынбасары.

«Россия Президенты Владимир Путинның торак йортларны бушлай газлаштыру турындагы йөкләмәсе безнең предприятие тарафыннан һичшиксез үтәлде. Бүген бу программага мәгариф һәм дәвалау учреждениеләре кебек социаль-мөһим объектларны газлаштыру темасы да кушылуы бик тә мөһим», – диде  «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта медицина учреждениеләрен газга тоташтыруга 14 гариза бирелгән. Гаризаларның бер өлеше киләсе елда үтәләчәк. Якын арада республиканың тагын 6 фельдшер-акушерлык пункты тоташтыру процедурасын узачак һәм газ белән җылыту сезонына керәчәк.

2021 елда Россия Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» фракциясе төзәтмәләре белән газны участокларга бушлай җиткерү турында законга кул куйды. Партия шулай ук социаль газлаштыруда ташламалыларга ярдәм чараларын киңәйтергә аларны бөтен илгә җәелдерергә һәм гражданнарның кайбер категорияләре өчен минималь җиһазлар җыелмасының бәясен стандартлаштырырга тәкъдим итте.

2022 елның 1 декабрендә төбәкләрне социаль газлаштыру программасы вакыты чикләнмәгән һәм социаль объектларга кагылышлы булды. Алар арасында балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиникалар, хастаханәләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, гомуми практика табиблары бүлекчәләре һәм газлаштырылган торак пунктларда урнашкан табиб амбулаторияләре бар. Мондый учреждениеләргә газүткәргеч төзү өчен, алар урнашкан җир участоклары чикләренә кадәр, шулай ук биналарны газ бүлү челтәрләренә тоташтыру өчен түләргә туры килмәячәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International