Татарстан һәм Алтай Республикасы парламентарийлары хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе, 10:55

Бүген Таулы Алтайда (Алтай Республикасы) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Эл Курултае арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.Әлеге документка парламент башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Артур Кохоев  кул куйдылар. Тантанада Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Римма Ратникова һәм Раил Зәйдуллин катнашты.

Тантаналы чара Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышында узды. Татарстан белән Алтай арасында парламентара хезмәттәшлек шактый элек башланган иде. Беренче хезмәттәшлек турында килешү егерме ел элек, 2004 елның 7 июлендә имзаланган. Тыгыз сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник элемтәләр урнаштырылган, гуманитар өлкәдә дә шактый «уртак нокталар» бар.

Алтай депутатлар корпусын сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин коллегаларына кардәш республикага чакырулары өчен рәхмәт белдерде: «Депутатлар корпусының, җитәкчеләребезнең тыгыз хезмәттәшлеге безне яңартылган парламентара килешүне эшләргә этәрде. Без Алтай Республикасы белән агросәнәгать өлкәсе һәм туристлык тармагы мәсьәләләре буенча хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынабыз».

Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләренең игътибарын Татарстан парламенты эшенә юнәлтте, республикадан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары белән хезмәттәшлек итү, республикада тынычлыкны һәм милләтара татулыкны саклау буенча алып барылган сәясәт турында сөйләде. «Бу визит ике парламентның үзара хезмәттәшлеген ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ачар, ә безнең республикалар арасында дуслык Россия Федерациясенең ике субъекты файдасына һәм мәнфәгатьләрендә шактый көчәйер дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы журналистлар белән аралашканда.

Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Эл Курултае рәисе Артур Кохоев шулай ук килешүне яңарту кирәклеген ассызыклады. «Безнең халыкларны тарихи һәм мәдәни уртаклыклар берләштерә. Бүген аралашуның һәм парламентара хезмәттәшлекнең яңа механизмнарын яңартырга, билгеләргә кирәк, – дип басым ясады Артур Кохоев. – Яңартылган килешүгә кул кую-безнең төбәкләр һәм парламентлар арасында дуслыкны, үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгытуда яңа борылыш. Без Татарстан парламентының безнең республикага килү тәкъдимен кабул итүенә рәхмәтле».

Тантана ахырында Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Эл Корылтае рәисе Артур Кохоев Фәрит Мөхәммәтшинга парламентара хезмәттәшлекне үстерүгә һәм ныгытуга зур шәхси өлеш керткәне өчен «Алтай Республикасы Парламенты» истәлекле медален тапшырды.

Бүген, көннең беренче яртысында, парламентарийлар «Алтай – Евразия йөрәге» стеласына килделәр. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында 2006 елның июлендә Алтай Республикасына керүнең истәлекле билгесе буларак ачылган стела республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән эшләнгән һәм Алтай Республикасына Алтай халкының Россия составына үз теләге белән керүенә 250 ел тулу уңаеннан бүләк итеп тапшырылган. Һәйкәл төрки халыкларның берләшүе символы булып тора. Стела янындагы скверда парламентарийлар кедр үсентеләре утырталар.

ТаулыАлтайның  «Җиңү паркы» мемориаль комплексында парламент делегациясе әгъзалары Бөек Ватан сугышында Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булганнарны искә алдылар һәм сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Аннары парламентарийлар танылган рәссам, Алтайның күренекле иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, Алтай дәүләтчелегенә нигез салучыларның берсе Григорий Чорос-Гуркин һәйкәленә килделәр. Алтайда традицион рәвештә 11 октябрьдә сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә чаралар уза. Г.И. Чорос-Гуркин һәйкәле янында бу көнне хакимият органнары, иҗтимагый оешма вәкилләре, ветераннар, мәктәп укучылары һәм студентлар җыела.

«Григорий Ивановичның һәм репрессияләр кагылган барлык кешеләрнең истәлеген шул рәвешле саклаулары бик  шатландыра,  – диде Фәрит Мөхәммәтшин.  – Без киләчәк буыннар өчен бу хәтерне саклап калырга тиешбез. Безнең депутатлар өчен гражданлык җәмгыятенең ныклы хокукый нигезләрен үстерү, демократик үзгәртеп коруларны дәвам итү бик мөһим».

Көннең икенче яртысында Татарстан делегациясе Алтай крае һәм Алтай Республикасы татар диаспорасы активы белән очрашачак.

Парламент эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашудан һәм хезмәттәшлек турында яңа килешүгә кул куюдан тыш, ике көнлек сәфәр кысаларында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Алтайның күп гасырлык тарихы һәм мәдәнияте белән танышачаклар, Себер халыкларының бай тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм тапшыру тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International