Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

2023 елның 14 октябре, шимбә, 09:43

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән бергә Казанның Авиатөзелеш районында оештырылган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

Бик иртә булуга карамастан, Ленинград урамындагы ярминкә мәйданчыгында эшлекле ыгы-зыгы һәм күтәренке атмосфера хөкем сөрә иде. Республиканың Питрәч, Биектау һәм Буа районнарыннан килгән эре агрофирмалар, кулланучылар коопертивлары, фермерлар ачык киштәләрдә һәм чатырларда ит һәм тере балык, сөт һәм бәрәңге, кәбестә һәм он, җиләк-җимеш һәм куак үсентеләре белән сату итәләр.

Ачык ярминкә мәйданында сәүдә рәтләрен әйләнеп чыгып, Фәрит Мөхәммәтшин сатып алучыларның күплегенә һәм аларның кәефенә игътибар итте. Сатучылар белән кыска вакытлы сөйләшүләрдә ул сәүдә шартлары белән кызыксынды, аларның продукциясен турыдан-туры сату өчен мәйданны киңәйтү буенча теләкләрен тыңлады.

Кешеләр белән аралашу барышында Дәүләт Советы Рәисе товарларның төрлелегенә, бәрәңге, алма һәм ит сатучы автоприлавкалар янындагы чиратларга, продукциянең ассортименты яхшыруга һәм сатып алучыларның активлыгына игътибар итте. Шәһәр кешеләренең бәяләр һәм продукцтя сыйфаты турындагы фикере белән кызыксынып, Фәрит Мөхәммәтшин республика Хөкүмәтенең мондый ярминкәләр уздыру чорында бәяләрне көйләү буенча зур эш алып баруын билгеләп үтте.

Журналистлар белән әңгәмә барышында Фәрит Мөхәммәтшин Казанда һәм республиканың эре шәһәрләрендә көзге ярминкәләр үткәрүнең традициягә керүен билгеләп үтте. "Иртәнге сәгать җиде генә булуга карамастан, сатып алырга килүчеләр бик күп", - диде ул. - Бу хәл сәүдәне оештыруның мондый төре кирәклеген күрсәтә. Махсус хуҗалыклар гына түгел, ә шулай ук фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар үстергән продукция бай ассортимент белән отышлы бәядән тәкъдим ителә. Өстәвенә, продукция өр-яңа, табигый, үзебезнеке. Җитештерүчеләргә дә, кешеләргә дә файдалы. Миллионнан артык халкы булган Казан өчен мондый ярминкәләр зур ярдәм булып тора. Һәм кешеләр инде күнеккән, чөнки базар ул базар бит инде - монда ит яки бәрәңге алырга гына түгел, ә очрашулар, аралашу, базар яңалыкларын белү өчен дә киләләр".

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров фикеренчә, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ярминкәләрдә авыл продукциясенә төгәл бәяләр билгеләнгән. "Үз продукциясен ярминкә мәйданчыкларында сатарга теләгән авыл җитештерүчеләренә транспорт чыгымнары һәм ягулык бәясе субсидияләнә, - дип ассызыклады ул. - Мондый ярминкәләр, авыл халкы үстергән уңышын һәм җитештергән товарын мөмкин кадәр күбрәк сата алсын өчен, декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Атна саен без базарның торышын анализлыйбыз, кешеләрнең кәефләрен, сатып алучыларның ихтыяҗын өйрәнәбез, кайсы продукциягә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген ачыклыйбыз, төрле мәйданчыкларда товарлар санын һәм ассортиментын көйлибез".

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 9 сентябрьдә башланды. Казанда алар 14 мәйданчыкта уза.

Ленинград урамында үз продукциясен Биектау һәм Питрәч районнарыннан килгән хуҗалыклар сата. Биредә 65ләп сәүдә урыны оештырылган. Атна саен 7,3 млн сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе сатыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International