Фәрит Мөхәммәтшин: "Санкцияләр шартларында Россия белән Беларусьның регионара хезмәттәшлеге көчәйде»

2023 елның 17 октябре, сишәмбе, 12:14

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Беларусь һәм Россия Берлеге Парламент Җыелышының Энергетика һәм транспорт буенча комиссиясе әгъзалары белән очрашуында Татарстан Республикасының Беларусь Республикасы өлкәләре белән төбәкара хезмәттәшлеген киңәйтү мәсьәләләре, шул исәптән Россия-Беларусь партнерлыгы кысаларында парламентара элемтәләр мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Союз парламентарийлары Казанга эш сәфәрендә, республика башкаласында Энергетика һәм транспорт буенча Парламент Җыелышы комиссиясе утырышы уза. Эш сәфәре кысаларында комиссия әгъзалары шулай ук республиканың транспорт һәм энергетика өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләренә дә баралар.

"Татарстан Беларусь төбәкләре белән актив хезмәттәшлек итә, ун ел дәвамында Беларусь республикабызның төп тышкы сәүдә партнерлары исәбенә керә, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуны ачып, – 2022 елда Татарстан белән Беларусь Республикасы төбәкләре арасында тышкы сәүдә әйләнеше 800 млн. АКШ доллардан артык тәшкил иткән.

Парламент башлыгы шулай ук 2004 елда сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү имзалануын, һәр өч ел саен аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планы кабул ителүен билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, парламентара элемтәләр дә ныгый. "Ике ил төбәкләренең еллык форумнары барышында Дәүләт Советы җитәкчелеге актив катнаша, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы, – Беларусь өлкәләрендә һәм муниципалитетларында хезмәттәшләребез белән турыдан-туры диалогны арттырабыз». Әйтик, узган ел Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Минск өлкәсе Депутатлар советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган, ә бу елда Татарстанның Балык Бистәсе районы һәм Минск өлкәсенең Стародорожский районы арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзаланган.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук хәзерге вакытта Минск белән Казан арасында яңа килешүгә кул кую эше бара дип белдерде. «Мондый күп дәрәҗәле партнерлык безнең хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә ярдәм итәр дип уйлыйбы» , - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. 

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан белән Беларусь төбәкләренең хезмәттәшлеге санкцияләр шартларында көчәя төшкән. "Без бер-беребез өчен тагын да кирәгрәккә әйләндек, санкцияләр безне тагын да якынаюга, икътисади һәм гуманитар мәсьәләләрдә тыгызрак хезмәттәшлеккә этәрде, – диде парламент башлыгы, – бүген безнең предприятиеләрнең актив хезмәттәшлеге дәвам итә. Белорус трактор техникасы, ашлык җыю һәм азык җыю комбайны сатып алудан тыш, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең алдынгы фәнни диалогы һәм селекция һәм орлыкчылык буенча бергәләп чишелешләр эзләү үсеш ала.

Республика кырларында Беларусь тракторлары һәм авыл хуҗалыгы техникасы эшли, Беларусьтан кайтарылган  шәһәр автобуслары һәм трамвайлары үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Ә быел август аенда Казанның җәмәгать транспорты паркын МАЗ троллейбуслары тулыландырды.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль - икътисади үсеше мәсьәләләренә аерым тукталды. «Без Көнбатыш санкцияләренең республика икътисадына йогынтысын киметә алдык, – дип басым ясады парламент башлыгы, – быелгы йомгаклар буенча тулаем төбәк продукты күләме 3,89 трлн сум тәшкил итәчәк, сәнәгать җитештерүе индексы 102%. Татарстан –Россия төбәкләре арасында тулаем сөт саву буенча беренче урында» Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, федераль үзәктән илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру аша зур ярдәм килә.

Очрашу кысаларында Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге турында сөйләде. Хәзерге вакытта Ассамблея составына 36 милләт вәкилләре мәнфәгатьләрен яклаучы 258 милли-мәдәни оешма керә. «Республикада милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуның яхшы коралы табылды»,  – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. 

«Татарстан белән Беларусь төбәкләре арасында чын мәгънәсендә партнерлык мөнәсәбәтләре барлыкка килде, үзара аңлашуга һәм дуслыкның югары дәрәҗәсенә ирешелде, – дип билгеләп үтте Парламент Җыелышының Энергетика һәм транспорт буенча комиссиясе рәисе Алексей Кушнаренко, – шулай да, Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерүнең зур потенциалы бар, кооперация ягыннан да, импортны алмаштыру ягыннан да».

Алексей Кушнаренко билгеләп үткәнчә, Комиссия утырышлары традицион рәвештә Россия һәм Белоруссия төбәкләрендә уза. Парламент Җыелышы комиссиясе башлыгы Союз дәүләтендә төбәк хакимияте органнарының роле көчәйтелергә тиеш дип саный.     

Очрашуда шулай ук Парламент Җыелышының Энергетика һәм транспорт буенча комиссиясе рәисе урынбасары, Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты әгъзасы Григорий Рапота, комиссия әгъзалары Игорь Комаровский, Евгений Москвичев һәм Галина Хованская, Белоруссиянең Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казандагы бүлекчәсе җитәкчесе Виктор Щетько катнашты. Татарстан Республикасы ягыннан –Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, Дәүләт Советы депутаты Эдвард Габдуллаҗанов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар.

«Парламент хезмәттәшлеге комиссиясе утырышының Казанда узуына шатбыз, безгә тәҗрибә уртаклашырга кирәк, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашуда, – биредә кабул ителгән карарларның һәм планнарның тормышка ашуын телибез, ә Татарстан үзенең иңнәрен куячак». 

Көннең беренче яртысында Парламент Җыелышының Энергетика һәм транспорт буенча комиссиясе әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Парламентарийлар шулай ук Парламент үзәгендә һәм парламентаризм музеенда булдылар, анда Дәүләт Советы, фракцияләр һәм депутат төркемнәре, профильле комитетлар һәм парламент комиссияләре эшчәнлеге белән таныштылар.

Парламент Җыелышы – ике дәүләтнең сәяси, хокукый, икътисади, социаль, экологик, гуманитар һәм башка өлкәләрдә интеграциясенең норматив-хокукый базасын үстерү максатларында төзелгән Белорусь һәм Россия Берлегенең вәкиллекле органы.

Парламент Җыелышы Беларусь Республикасы Милли Җыелышы һәм Россия Федерациясе Федераль Җыелышы делегатлары булган депутатлардан тора. Һәр парламент депутациясе 36 парламентарийны үз эченә ала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International