Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты республика бюджеты проектын хуплады

2023 елның 17 октябре, сишәмбе, 14:46

Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын тикшерделәр. Парламентарийлар шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, инновацион эшчәнлек, дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар.

Традиция буенча, профильле комитетлар утырышларында республика бюджеты турындагы закон проектын тикшерү Республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлау һәм алдагы өч еллык чорга бюджетның төп параметрлары турындагы докладларны караудан башлана. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында мондый докладлар белән икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм финанс министры урынбасары Рөстәм Әюкасов чыгыш ясады.

Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, республиканың икътисади үсешенә нефть химиясе тармаклары белән беррәттән сәнәгать, төзелеш секторы, сәүдә дә зур өлеш кертә.

2023 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продукты 3,9 трлн.дәрәҗәсендә бәяләнә, яки узган елгы дәрәҗәгә карата чагыштырма бәяләрдә 102%. 2024 елда республиканың тулаем төбәк продукты, фаразлар буенча, узган елга карата чагыштырма бәяләрдә 102,2% тәшкил итәчәк.

План чорында ваклап сату әйләнеше 102,5 –103,6%, җәмәгать туклануы 103,5 – 104,0% дәрәҗәсендә фаразлана.

2023 елда төп капиталга инвестицияләр күләме, предприятиеләр мәгълүматлары буенча (бәялау буенча), 960 млрд.сум яки 2022 елга чагыштырма бәяләрдә 102,1% тәшкил итәчәк.

Профильле комитет әгъзалары комитет алып барган өлкәләр  буенча бюджетның чыгым өлешен анализлауга җентекләп тукталдылар. 2024 елда бюджет чыгымнары 383 млрд. 929,5 млн. сум, 2025 һәм 2026 елларның план чорына 399 млрд. 693,8 млн.сум һәм 431 млрд. 325 млн. сум тәшкил итәчәк.

«Илкүләм  икътисад» бүлеге буенча 2024 елга чыгымнар күләме 102 567,3 млн. сум күләмендә фаразлана. «Гомуми икътисадый мәсьәләләр» бүлеге буенча киләсе елда чыгымнар күләме 733,7 млн.сум тәшкил итәчәк. «Элемтә һәм информатика» бүлекчәсе буенча чыгымнар 2024 елда 1 636,2 млн.сум тәшкил итә.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, депутат Марат Галиев чыгыш ясаучыларның игътибарын бюджетны формалаштырганда шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан 2024 елның республикада фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителүен һәм аның кысаларында узачак чараларны һәм программаларны финанслауны исәпкә алу зарурлыгына юнәлтте.

Профильле комитет әгъзалары шулай ук санкцияләр басымына карамастан, республикада социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү һәм икътисадны үстерү, яңа кооперацион элемтәләр урнаштыру, логистик чылбырларны үзгәртеп кору, яңа сату базарларын эзләү һәм импортны алмаштыру буенча эш дәвам итүен билгеләп үттеләр.

Бүген исә комитет утырышында парламентарийлар берничә республика закон проектын карадылар. Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән. Аерым алганда, федераль законнар белән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү инфраструктурасын тәшкил итүче оешмаларның исемлеге киңәйтелә, аңа хәзер бизнес-парклар һәм авыл хуҗалыгы кооперациясе һәм фермерларга ярдәм итү өлкәсендә компетенцияләр үзәкләре керә. Республика законына да шундый ук үзгәрешләр кертелә.

Федераль законнар нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектына да үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

Закон проекты нигезендә, акционер җәмгыять акцияләрен, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең устав капиталындагы өлешләрне, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни ядкарьләрнең) бердәм дәүләт реестрына кертелгән мәдәни мирас объектларын сатканда үткәрелә торган конкурс шартларына, шул исәптән, газ бүлү, газ куллану челтәрләренә һәм мондый челтәрләр объектларына карата ремонт һәм башка эшләр үткәрү шартларын кертү мөмкинлеге билгеләнгән. Газ бүлү челтәрләренә, газ куллану челтәрләренә һәм мондый челтәрләрнең газ кулланучыларны газ белән тәэмин итү өчен кулланыла торган объектларына карата эксплуатация йөкләмәләренең үтәлешен тикшереп тору тәртибе дәүләт хакимияте органы яисә җирле үзидарә органы тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә.

Мәдәни мирас объектларын хосусыйлаштыру шартларына аларның мондый объектларда һәм бу объектлар территорияләрендә тышкы реклама урнаштыру таләпләренә, шулай ук мәдәни мирас объекты турында мәгълүмат булган язмалар һәм билгеләр урнаштыру таләпләренә туры килергә тиешлеге хакында йөкләмәләр өстәлә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International