Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика закон проектына үзгәрешләр кертелә

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе, 11:17

Бүген Дәүләт Советы утырышында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документны Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин тәкъдим итте.

Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Аерым алганда, федераль законнар белән кече һәм урта эшкуарлык  субъектларына ярдәм итү инфраструктурасын тәшкил итүче оешмаларның исемлеге киңәйтелә, аңа хәзер бизнес-парклар һәм авыл хуҗалыгы кооперациясе һәм фермерларга ярдәм итү өлкәсендәге компетенцияләр үзәкләре һәм аларга законнарда каралган дәүләт ярдәме чараларын бирү мөмкинлеге кертелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International