Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышы ачылды

2019 елның 24 декабре, сишәмбе, 10:19

Бүген  сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының алтынчы утырышы ачылды.  Аны парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Утырыш эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнаша.

Президиум көн тәртибенә  утырышында шундый карар кабул ителде. Парламентчылар анда 23 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде.  Тәкъдим ителгән 12 республика законы проекты арасыннан унысы – беренче, икесе  икенче утырышта каралачак. Әйтик, Менделеевск һәм Тукай районнары, шулай ук Чаллы шәһәре территорияләре чикләрен билгеләү турында республика законнарына үзгәрешләр кертү, хайваннар белән эш итү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу хакында закон проектлары беренче укылышка әзерләнгән. Татарстан Сайлау һәм Экология кодексларына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары икенче укылышта тикшереләчәк. Утырышның көн тәртибенә шулай ук үсмерләргә тәмәке булмаган никотинлы продукция һәм электрон тәмәке сатуны тыю турында закон проекты  да кертелгән.

Көн тәртибен тикшерү барышында профиль комитетлар рәисләре Шакир Яһудин, Леонид Якунин,  Светлана Захарова, Дәүләт Советының КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, "Татарстан-яңа гасыр" депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов өстәмә мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән чыктылар.  

Нәтиҗәдә,алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы алтынчы утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларын раслау турында.

3. «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 40-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

4. «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»      42-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

5. «Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының  12 статьясына үзгәреш кертү хакында» 41-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына  үзгәрешләр кертү турында»                12-6  номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

7. «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» 8-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

8. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 36-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 37-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. «Менделеевск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» 38-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында  (I укылыш).

11. «Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеген төзү, аның  чикләрен билгеләү һәм аңа шәһәр округы статусын бирү турында»  һәм «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында» 39-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында               (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасында стандарт торак сатып алуга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 34-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында       (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 21 статьясына  үзгәрешләр кертү хакында» 35-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында       (I укылыш).

14. «Халыкны һәм территорияләрне  гадәттән тыш хәлләрдән  яклау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»     31-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасында хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә  аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» 33-6 номерлы  Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

 16. «Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»  28-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. «Тәмәкесез никотинлы продукцияне, никотин кертү электрон системаларын балигъ булмаганнарга сатуны тыю турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»          32-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының балигъ булмаганнарның сәламәтлегенә зыян китерә торган тәмәкесез һәм башка никотинлы продукцияне  сатуга тыю билгеләү зарурлыгы турында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына  мөрәҗәгате хакында.

19. 2020 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы турында.

20. 2020 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  Россия Федерациясе субъектлары,  башка дәүләтләр парламентлары һәм  халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планы проекты турында.

21. Аерым акционер җәмгыятьләрнең идарә органнарына Татарстан Республикасы вәкилләрен күрсәтү турында.

22. Казан шәһәренең  урман-парк яшел поясын   булдыру  турында.

23. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты турында» 2019 елның 11 июлендәге 2983-V ДС номерлы  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

24. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  23.21 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

25. «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законга кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең илкүләм гарантия системасын үстерү максатларында үзгәрешләр кертү хакында» 843694-7 номерлы федераль закон проекты турында.

26. «Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында» Федераль законның 10 статьясына  үзгәрешләр кертү хакында»  846971-7 номерлы федераль закон проекты турында (ана (гаилә) капиталы акчаларын бакча җир кишәрлегендә гамәлгә ашырыла торган индивидуаль торак төзелеше объектын төзүгә (реконструкцияләүгә) юнәлтү хакында).

27. «Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 28 статьясына үзгәреш кертү турында» 848035-7 номерлы федераль закон проекты хакында (хезмәт өлкәсендә  социаль партнерлык нормаларын куллану үзенчәлекләрен киңәйтү өлешендә).

28. «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законның 22 статьясына үзгәреш кертү хакында» 835025-7 номерлы федераль закон проекты турында (балигъ булу яшенә җитмәгән затларның  сәламәтлеге торышы турында мәгълүмат бирү өлешендә).

29. «Хезмәт даны шәһәре» Россия Федерациясенең мактаулы исеме турында» 861560-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

30. «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге       284.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 816244-7 номерлы федераль закон проекты хакында (медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган оешмалар тарафыннан оешмалар табышына салым буенча  0 ставкасын куллану шартларын төгәлләштерү өлешендә).

31. «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 93.3 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 828549-7 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясе субъекты бюджетыннан җирле бюджетларга, шулай ук муниципаль  районнар (шәһәр эче бүленеше булган шәһәр округлары) бюджетларыннан  шәһәр, авыл җирлекләре (шәһәр эчендәге районнар)  бюджетларына бюджет кредитлары бирү срогын  биш елга кадәр  озайту өлешендә).

32. «Россия Федерациясе Салым кодексының 33333 статьясына судларны Россия халыкара судлар реестрында һәм Россия ачык судлар реестрында теркәгәндә салым салу объектларын төгәлләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 842639-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

33. «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законның 18 статьясына үзгәреш кертү хакында» 828560-7 номерлы федераль закон проекты турында (адвокатлар тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү хакында).

34. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 819906-7 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт ихтыяҗларын һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуны гамәлгә ашыру тәртибен бозган өчен административ штрафларның дифференциацияләнгән күләмнәрен билгеләү максатларында).

35. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.22 статьясына үзгәреш кертү хакында» 819734-7 номерлы федераль закон проекты турында (барлык төр транспорт чараларын, механизмнарны һәм җайланмаларны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкны көчәйтү хакында).

36. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 848369-7 номерлы федераль закон проекты турында (конкурентлыкка каршы килешү төзегән очракта административ җаваплылык барлыкка килү мәсьәләләре буенча).

37. «Документларның мәҗбүри нөсхәсе турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 848443-7 номерлы федераль закон проекты турында (аудиовизуаль продукциянең мәҗбүри нөсхәсен бирү тәртибен камилләштерү өлешендә).

38. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга тиешле эшчеләр һөнәрләре, хезмәткәрләр вазыйфалары буенча квалификация разрядларын, классларны, категорияләрне билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 842643-7 номерлы федераль закон проекты турында.

39. Хөкүмәт сәгате: «2020 елда  коммуналь хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә   тариф ярдәмендә җайга салу турында».

40. Төрлесеннән: Татарстан Республикасында  җәмәгать судьялары эшчәнлеге турында мәгълүмат.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International