Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанда балигъ булмаган үсмерләргә снюс һәм вейплар (электрон никотин) сату тыелачак. Дәүләт Советы утырышында депутатлар шул хакта закон проектын кабул итте.

Тэги: Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышы

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы алтынчы утырышында «Казан шәһәренең урман-парк яшел поясын булдыру турында» Татарстан Республикасы законы проекты каралды.

Тэги: Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышы

Татарстан Дәүләт Советы тәмәкесез снюсларны балигъ булмаган үсмерләргә сатуны тыю турында Дәүләт Думасына мөрәҗәгать юллаячак. Бу хакта бүген парламентның алтынчы утырышында фикер алыштылар.

Тэги: Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышы

Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында  «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү  мәсьәләсе каралды.  

Тэги: Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышы

Бүген ТР Дәүләт Советында гражданнарның митинг, җыелышлар, тантаналы йөреш, пикетлар уздыруга хокукларына кагылышлы закон проекты кабул ителде. Аның нигезендә дәүләт учреждениеләренә керү юлыннан 50 метр радиус ераклыгындагы урыннарда митинглар үткәрүне тыю гамәлдән чыгарыла.

Тэги: Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышы

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына яңа әгъзалар кертү мәсьәләсе каралды. Барлыгы 28 кандидатура тәкъдим ителгән булган, аларның 20се расланды.

Тэги: Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышы

Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында  2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты өч укылышта кабул ителде. Республика бюджетына өстәмә рәвештә кертелгән  5,8 млрд. сум акча юллар төзелешенә һәм социаль хаҗәтләргә тотылачак.

Тэги: Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышы

Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе уза. Анда беренчеләрдән булып ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов,  ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Тэги: Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышы

Бүген  сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының алтынчы утырышы ачылды.  Аны парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Утырыш эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнаша.

Тэги: Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International