Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертелә

2019 елның 24 декабре, сишәмбе, 11:58

Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында  «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү  мәсьәләсе каралды.  

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев әйтүенчә, 2019 елга ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертү Татарстан Республикасы бюджетыннан 39,2 млн.сумга бюджетара трансфертлар һәм 25,6 млн. сум күләмендә башка салым һәм салым булмаган керемнәр күләмен төгәлләштерүгә бәйле. 

Шулай ук Фондның чыгымнар өлеше 58,3 млн. сумга арта, шул исәптән:

– 20,7 млн. сум күләмендә акча «Татарстан Республикасы территориаль планлаштыру системасын камилләштерү» ярдәмче программасын тормышка ашыруга юнәлдерелә; 

– 25,8 млн. сум, күбесенчә, берканаллы финанслауга җибәрелә.

2019 елга Фондның нормалаштырылган иминият запасы акчалары күләме 91,9 млн.сумга арттырылган, алар медицина хезмәткәрләренә квалификация күтәрү программалары буенча өстәмә һөнәри белем бирүне оештыруга, шулай ук медицина җиһазлары сатып алуга һәм ремонтлауга тотылачак. 

Шулай ук,  финанслау күләмен үзгәртмичә,  теш протезлары һәм колак протезлары буенча хезмәт күрсәтү программалары арасында  суммалар бүленгән.

2019 елга мәҗбүри медицина иминияте фонды керемнәре барлыгы 54 млрд. 345,4 млн. сум, чыгымнары –  54 млрд. 694,1 млн.сум тәшкил итәчәк. 348,7 млн. сум күләмендә счетта калган акча Фонд бюджеты кытлыгын каплый.

Шулай итеп, 2019 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты күрсәткечләре нисбәтле булып тора.

Депутатлар документны тулаем кабул итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International