Дәүләт Советында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе уза

2019 елның 24 декабре, сишәмбе, 10:50

Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе уза. Анда беренчеләрдән булып ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов,  ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанда яшәүче унбер яшьлек Әмирхан Садыйков открыткасы эләкте. Әмирхан апасы белән вертолетта очарга хыяллана. Балалар икесе дә икенче төркем инвалидлар.

Республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  җиде яшьлек Әмир Фәйзрахмановка «Лиллабу» сериясеннән тимер юл һәм поезд бүләк итәргә тиеш булачак.

Минтимер Шәймиев  17 яшьлек Антон Насретдиновның теләген тормышка ашырачак. Үсмер егет ноутбуклы булу турында хыяллана.

«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе «Мечтай со мной» проекты тарафыннан оештырылган. Проект җитәкчесе Тимур Сафин  әйтүенә караганда, чыршыда матди һәм матди булмаган теләкләр язылган. Анда инвалид балалар, куркыныч шартларда яшәүчеләр, ятим балалар, аз керемле гаиләләрдә үсүче балаларның теләкләре урын алган.

«Быел бөтен илдә 7,5 мең теләк, Татарстанда 200 гә якын. Барлыгы ике чара планлаштырыла. Дәүләт Советында һәм «Пирамида»да «Ел җитәкчесе» тантанасында булачак. Теләге булган һәркем балаларның теләген тормышка ашыра алачак», — диде Тимур Сафин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International