Бюджетка өстәмә рәвештә кертелгән 5,8 млрд. сум акча юллар төзелешенә һәм социаль хаҗәтләргә тотылачак

2019 елның 24 декабре, сишәмбе, 10:50

Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында  2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты өч укылышта кабул ителде. Республика бюджетына өстәмә рәвештә кертелгән  5,8 млрд. сум акча юллар төзелешенә һәм социаль хаҗәтләргә тотылачак.

 «2019 финанс елы тәмамланып килә. Республика бюджетының  керемнәр һәм чыгымнар буенча көтелгән нәтиҗәләре беркадәр төзәтмәләр кертүне таләп итә.  Федераль бюджеттан бирелгән кире кайтарылмый торган керемнәр бюджетының керем өлешен 5,8 млрд. сумга арттыру мөмкинлеген бирә", – диде Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин.

Өстәмә рәвештә кергән акчалар юл эшчәнлеген тәэмин итүгә,  кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтелүгә, авыл хуҗалыгы тармагында  алынган кредитларның процентларын  түләүгә,  аерым категория гражданнарның хаҗәтләрен үтәүгә җибәрелә.  «Бу чыгымнар  нигездә  2019 елда узган сайлау кампаниясе барышында  сайлаучылардан алынган наказларны үтәү нисбәтеннән булачак», - дип басым ясады Леонид Якунин.

Шул ук вакытта профиль комитет башлыгы белдергәнчә, закон проекты  бюджетның чыгым өлешен һәм бюджет кытлыгын киметергә мөмкинлек бирә.

Илкүләм проектларны  тормышка ашыруга 27,2 млрд. сум акча каралган, ул киләсе ел башына тулысынча үзләштереләчәк.  Муниципаль берәмлекләргә  бюджетара трансфертлар күләме  48,4 млрд. сум булачак.

«Кертелә торган  үзгәрешләр дәүләт һәм республика максатчан программаларын тормышка ашыруга туры килә, аларга  чыгымнарның  90%тан артыгы тотыла. Бюджетның социаль юнәлеше саклана», - диде Леонид Якунин.

Күрсәтелгән тәкъдимнәр буенча 2019 елга Татарстан Республикасы бюджетының гомуми күләме керемнәр буенча 281,7 млрд.сум, чыгымнар буенча – 285,4 млрд. сум итеп фаразлана, кытлык 3,6 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бюджет кытлыгы финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән.

2020  һәм 2021 елларга параметрлар үзгәрми.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International