Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 10:39

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Югары бүләк бүген Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы кысаларында тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тиешле указга кул куйган иде. II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденына Фәрит Мөхәммәтшин Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә керткән зур өлеше һәм актив закон чыгару эшчәнлеге өчен лаек булды.

«Югары бүләк – коллегаларыгыз, депутатлар корпусы эшен тану гына түгел, ул илебез Президенты Владимир Путинның  Сезнең эшегезгә биргән зур бәясе», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Бу минем өчен бик дулкынландыргыч мизгел, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – 30 елдан артык депутатлар белән бергә эшләдек,  Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә, аңа кадәр Минтимер Шәймиев миңа зур ышаныч күрсәтте. Бу вакыт эчендә без Ватаныбызга тугры хезмәт иттек. Минем уйлавымча, кеше буларак, миңа бөтен яктан да бәхет елмайды: шундый хезмәттәшләрем, матур гаиләм, шундый тормыш иптәшем, Татарстанның шундый ышанычлы җитәкчеләре белән. Сезгә игелекле эшләр һәм зур уңышлар телим".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International