Фәрит Мөхәммәтшин "Россия геройлары. Республика геройлары" фотокүргәзмәсен ачты

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе, 18:12

Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә урнашкан "Россия – минем тарихым" тарихи паркында махсус хәрби операция чорында күрсәткән батырлыклары өчен Россия Федерациясе герое исеменә лаек булган хәрби хезмәткәрләргә, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук яңа төбәкләрдә эшләүче волонтерларга һәм ирекле хезмәткәрләргә багышланган "Россия геройлары. Республика геройлары" фотокүргәзмәсе ачылды.  Күргәзмәне ачу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге һәм Дәүләт Советы депутатлары исеменнән күргәзмәдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. "Мондый проект ярдәмендә без геройларыбызны хөрмәт итәбез, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.  – Халык хәтерендә,  туганнары һәм якыннары йөрәкләрендә алар сугыш кырларында зур рух көч һәм батырлык  үрнәген күрсәткән чын патриотлар булып мәңгегә калачаклар".

Фәрит Мөхәммәтшин хәрбиләрнең туганнарына һәм якыннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Без ватандашларыбыз белән горурланабыз һәм ватаныбыз патриотларын тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәт белдерәбез. Без алга таба да геройларыбызның гаиләләренә ярдәм итәчәкбез, – диде парламент башлыгы. – Аларның исемнәре безнең республиканың гына түгел, бөтен илнең тарихи елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган».

"Бердәм Россия" партиясе һәм "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылган фотокүргәзмәдә шулай ук махсус хәрби операция зонасында иреклеләрнең көндәлек эшенә багышланган стенд тәкъдим ителде. Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстанда федераль хөкүмәт һәм республика Рәисе ярдәме белән махсус хәрби операция зонасында зыян күрүчеләрнең гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Аерым алганда, «Без бергә» гуманитар штабы көче белән генә дә махсус операция зонасына 150 тоннадан артык йөк җибәрелгән, бөтен республикадан – 2 мең тоннага якын.

Фотокүргәзмәдә Россия Федерациясе геройлары Дамир Исламов һәм Дамир Гыйлемхановның, аларның танкы узган елның мартында ялгызы дошман һөҗүмен кире кага алды, шулай ук  үлгәннән соң Россия герое исеменә лаек булган Андрей Соколовский һәм Олег Сорокин фотолары фотолары тәкъдим ителде.

Моннан тыш, фотокүргәзмәнең геройлары – Татарстаннан «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнгән биш хәрби хезмәткәр – Раил Габдрахманов, Иван Додосов, Александр Лапин, Ирек Мәгъсүмов һәм Рәсим Баксиков.

Фотокүргәзмә ачылганнан соң Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән очрашты. "Рәхмәт сезгә. Сез балаларны үрнәк булырдай итеп тәрбияләдегез. Безнең бурыч – махсус хәрби операция вакытында һәлак булганнарны истә тоту, үсеп килүче буынны аларның батырлыклары үрнәгендә тәрбияләү", – диде парламент башлыгы.

"Россия геройлары. Республика геройлары" фотокүргәзмәсе махсус хәрби операциядә  катнашучы  хәрбиләргә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән шул ук исемдәге проект кысаларында уза.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International