Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы эшен дәвам итә

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе, 10:06

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы эшен дәвам итте. Исегезгә төшерәбез, 19 октябрьдә, сорауларның бер өлешен караганнан соң, сессиядә 2 ноябрьгә кадәр тәнәфес игълан ителгән иде.

Әлбәттә, бүгенге утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты булачак. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов парламентка керткән документ профильле юнәлешләр комитетларында, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә һәм парламент тыңлаулары кысаларында киң фикер алышу узды.

Дәүләт Советы депутатлары көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыкты. Нәтиҗәдә, 19 октябрьдә Дәүләт Советы карары белән кабул ителгән кырык сигезенче утырышның көн тәртибенә өстәмә рәвештә 6 мәсьәлә кертелде. Расланган көн тәртибе 37-42 пунктлары белән тулыландырылды:

37. «Гражданнарның гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокуклар алуына бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасы Җир кодексының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү турында» 480-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

38. «Татарстан Республикасында хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында» 495-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

39. «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 321 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 491-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

40. «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 4 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 496-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

41. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» 499-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

42. «Россия Федерациясе гражданнарын Россия Федерациясе алдындагы аерым казанышлар һәм зур уңышлар өчен өстәмә айлык матди тәэмин итү турында» Федераль законның 1 һәм 2 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 456352-8 номерлы федераль закон проекты турында (Изге Георгий  ордены һәм Изге Георгий орденының аерымлык билгесе белән бүләкләнгән гражданнарны өстәмә матди тәэмин итү хокукын билгеләү хакында)».

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм башка рәсми затлар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.  

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International