Дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру барышы турында мәгълүмат тыңланды

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе, 15:56

Хөкүмәт сәгате кысаларында парламентарийлар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлы форматта күрсәтү турындагы мәгълүматны тыңладылар, аны Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин тәкъдим итте.

"Дәүләт хезмәтләре һәм сервислар иң беренче чиратта кеше өчен уңайлы булырга тиеш, – дип билгеләп үтте министр. –  Әлеге принципларга таянып, Татарстан Россиядә социаль әһәмиятле хезмәтләрне цифрлы рәвештә күрсәтү өлкәсендә клиент үзәкәрен  оештырган беренче төбәк булды. Ил җитәкчелеге 2023 елга массакүләм хезмәтләрне 95 процентка кадәр электрон  рәвешкә күчерү бурычын куйган иде. Татарстан бу планкага бер елга иртәрәк ирештен. Әгәр 2019 елда республика халкы өчен электрон рәвештә нибары 8 төрле хезмәт,  2020 елда 27 төрле  хезмәт күрсәтелгән булса булса, 2023 елда аларның саны 319 төргә җитте".

Айрат Хәйруллин әйтүенчә, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча чираттагы адым – аларның срокларын кыскарту. Хезмәтләрне оптимальләштерү процессында өч стандарт билгеләнгән: алтын, көмеш һәм бронза. "Алтын" стандарты буенча хезмәт инстанциягә мөрәҗәгать итмичә һәм документлар пакетын җыймыйча гына бер эш көне дәвамында күрсәтелә,   "көмеш "стандарты өч эш көне дәвамында һәм "бронза " стандарты 10 көн эчендә хезмәт күрсәтүне күздә тота.

Цифрлы мөнәсәбәтләргә күчү мәсьәләсендә аерым кимчелекләр турында сөйләгәндә, министр билгеләнгән регламентларны бозып хезмәт күрсәтү срокларын үтәмәүче берничә муниципаль районны атап үтте. "Мондый мөнәсәбәт социаль киеренкелекнең үсүенә, гражданнар ягыннан ризасызлыкка, ә ахыр чиктә хакимияткә ышанычны югалтуга китерергә мөмкин, – диде ул. – Бу район башлыкларына муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм срокларын үтәү буенча чаралар күрергә кирәк".

Хәзерге вакытта Татарстанда, Айрат Хәйруллин әйтүенчә, 60  күпфункцияле үзәк (КФҮ) бүлекчәсе эшли, алар 287 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтә. Алар көн саен 14 меңнән артык гражданга хезмәт күрсәтәләр. 2022 елдан башлап барлык КФҮ хезмәтләре электрон рәвештә күрсәтелә.

Шундый ук федераль порталдан алдарак барлыкка килгән "Татарстанның Дәүләт хезмәтләре" порталы ике тапкыр күбрәк хезмәтләрне үз эченә ала. Анда 455 сервис һәм хезмәт күрсәтелә, шул исәптән ТКХ хезмәтләре өчен түләү, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына электрон чиратлар, колледжларга язылу, паспорт алу, никахлашу өчен гариза бирү һәм башка бик күпләр. Кулланучылар саны елдан-ел арта. 2012 елда аны 212 мең кеше кулланган булса, ә 2023 елда кулланучылар саны өч миллионга җиткән.

2023 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча татарстанлыларга 260 млн электрон хезмәт күрсәтелгән, аларны кешеләр өйдән яки офистан чыкмыйча гына, компьютер, телефон яки планшет аша алган. Димәк, татарстанлылар төрле контораларга барудан 38 млн сәгать вакытны сарыф итмәгән, цифрлы дәүләт хезмәтләрен куллану нәтиҗәседә  9 млрд сумнан артык акча янга калган. Ә ел нәтиҗәләре буенча министрлык рекордлы 350 млн транзакция көтә.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша агымдагы елның 10 аенда 22 млрд сумлык 9 млн нан артык түләү башкарылган. Соңгы атнада гына да 500 млн сумга якын түләү каралган. Гомумән алганда, цифрлы хезмәтләргә һәм сервисларга ихтыяҗ ел саен 10-15 %ка арта.

Портал сервисларын анализлап, министр аларның иң популярлары  –  "табибка язылу" һәм "ТКХ исәпләү приборлары күрсәткечләрен бирү" турында тәфсилләп сөйләде. Аның фикеренчә, исәпләү приборлары күрсәткечләрен бирү буенча электрон хезмәтләрне камилләштерүдә киләсе адым электр энергиясе счетчиклары үрнәгендә суга, җылыга һәм газга "акыллы" счетчиклар урнаштыру булыр иде. "Шуңа бәйле рәвештә федераль законнарга үзгәрешләр кертүне максатка ярашлы дип саныйбыз", – дип басым ясады ул һәм депутатлар корпусыннан ярдәм буласына ышаныч белдерде.

Мәгълүмат турында фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутатлары Лотфулла Шәфигуллин, Марат Галиев, Альберт Хәбибуллин, Илшат Әминов катнашты. Алар дәүләт хезмәтләре порталы нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә игътибар иттеләр, 4G станцияләре санының перспектив үсеше һәм тармактагы икетеллелекне үстерү белән кызыксындылар.

Дәүләт Советы мәгълүматны игътибарга алды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International