Дәүләт Советында Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе, 16:02

Бүген Дәүләт Советының 48 нче утырышы барышында парламентарийларга Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында доклад тәкъдим ителде. Мәгълүматны ведомство җитәкчесе Юрий Никитин тәкъдим итте.

Юрий Никитин билгеләп үткәнчә, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе  Идел буе федераль округында сан ягыннан гына түгел, күзәтү астындагы субъектлар саны буенча да иң эресе булып тора. Идарә күзәтчелеге компетенциясендә массакүләм мәгълүмат чаралары, элемтә өлкәсендә контроль, шулай ук шәхси мәгълүмат өлкәсендә саклау бар. "Без массакүләм мәгълүмат чараларын, радиоэлектрон чараларны һәм югары ешлыклы гражданлык җайланмаларын, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүне гамәлгә ашыручы операторларны теркәү һәм исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашырабыз", – дип билгеләп үтте докладчы.

Идарә җитәкчесе әйтүенчә,  Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 134 элемтә операторы, 62 мең радиоэлектрон чара һәм югары ешлыклы җайланмалар, 1100дән артык почта элемтәсе объекты, 1500гә якын таксофон һәм башкалар эшчәнлеген контрольдә тота һәм күзәтә.

Шәхси мәгълүматларны яклау, якланмаган контентны, мәсәлән, экстремистик характердагы контентны ачыклау өчен массакүләм мәгълүмат чараларын мониторинглау идарә эшчәнлегенең төп өлкәләре булып тора, дип билгеләп үтте Юрий Никитин. "Мондый контентны автоматлаштырылган мониторинглауның 30дан артык юнәлеше бар", – дип ассызыклады ул.

Юрий Никитин шулай ук бүгенге көндә идарә алдында торган актуаль проблемаларны билгеләде. Аның  әйтүенчә, физик затларның  вакытлыча номерларны законсыз куллануы  җитди икътисади зыян китерә. "Бу уңайдан янауларга каршы тору системасы актив гамәлгә ашырылпа,  – диде докладчы.  Бу система антифрод техник җайланма, аңа вакытлыча номерларны куллануны булдырмас өчен барлык элемтә операторлары тоташтырылырга тиеш. Система автомат рәвештә мондый шалтыратуларның легитимлыгын тикшерә. 2024 елның февраль ахырына кадәр мондый форматка барлык кәрәзле элемтә операторлары тоташтырылырга тиеш. Бу безнең абонентларны алдаудан сакларга мөмкинлек бирәчәк".

Докладчы сүзләренә караганда, шәхси мәгълүматларны яклау мәсьәләсе аеруча кискентора. "2022-2023 елларда шәхси мәгълүматларның  "агып чыгуы" шактый артты, ә законсыз юл белән алынган мәгълүмат базалары мошенниклар тарафыннан актив кулланыла ала", – дип билгеләп үтте ул.  

Быел идарә тарафыннан балалар порнографиясе белән 75 меңнән артык сайт, суицид юнәлешендәге 31 меңнән артык сайт, экстремистик һәм террористик характердагы материаллар белән 37 меңнән артык сайт ачыкланган һәм ябылган.

Шуңа бәйле рәвештә шәхси мәгълүматлар чыгуга юл куйган компанияләргә карата җаваплылык чараларын көчәйтәчәк берничә закон проекты әзерләнгән. Закон проектлары хәзер Дәүләт Думасында карала.

Мәгълүматны тикшерүгә күчкәндә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин социаль челтәрләрдә мәгълүматны контрольдә тотуны көчәйтү кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук балалар һәм яшьләр өчен интернетта законсыз контентны ябуның техник мөмкинлеген күздә тотарга чакырды.

Депутатлар мәгълүматны игътибарга алды. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә мәгълүмат алмашу мәсьәләләре буенча башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар белән активрак хезмәттәшлек итәргә, шулай ук халыкка элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең цифрлы сервисларының өстенлекләре турында хәбәр итәргә киңәш ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International