Мөмкинлекләре чикле гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре каралды

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе, 14:24

КПРФ фракциясенең Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары, кайбер министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар һәм инициатив төркемнәр вәкилләре катнашындагы киңәйтелгән утырышында бүген мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре каралды.

Утырышны ачып, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов инвалидлар проблемаларын хәл итүнең дәүләт һәм җәмгыятьнең уртак бурычы булуын билгеләп үтте. "Россиядә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 10 миллионнан артык граждан исәпләнә, - дип хәбәр итте ул. - Бу - халыкның якынча 7,5 проценты дигән сүз. Шул исәптән 722 мең инвалид бала. 2023 елның маена безнең республикада инвалидлар саны 283 меңгә җиткән".

Әлеге категория гражданнарның төп проблемаларын санап чыгып, Хафиз Миргалимов мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр буенча инвалидлардан һәм инвалид балаларның ата-аналарыннан килгән берничә хат укыды.

Депутат Альберт Яһудин мөмкинлекләре чикле гражданнарның проблемалары турындагы мөрәҗәгатьләрен анализлаган мәгълүмат бирде. Төп проблемалар арасында ул авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге, дару препаратлары һәм реабилитация чаралары җитмәү, социаль таксилар, махсус маршрут автобуслары һәм балалар бакчалары, мәктәпләр һәм хастаханәләр янында парковка урыннары эшендә тәртип булмау, күп фатирлы йортларда пандуслар булмау мәсьәләләрен атады.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, Казан шәһәре башкарма комитетының социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова, РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Фердинат Закиров республика һәм муниципаль хакимиятләрнең башкарма органнары эшчәнлеге турында сөйләделәр һәм депутатларның һәм фракциянең киңәйтелгән утырышында катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Парламентның Социаль сәясәт комитеты рәисе, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Светлана Захарова, мәсьәләләрне конструктив фикер алышу кирәклегенә игътибар итеп, аларны депутатлар, министрлыклар һәм ведомстволар, муниципалитетлар, җәмәгатьчелек тарафыннан бергәләп һәм эзлекле хәл итү өчен юнәлешләр буенча конкретлаштырырга тәкъдим итте.

Аннары КПРФ фракциясе әгъзалары РТ финанс министры урынбасары Алексей Шишкин белән очраштылар һәм 2024 елга республика бюджеты турында закон проектын Дәүләт Советында икенче укылышта карауга әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International