Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында кайнар су белән тәэмин итү өчен түләүләрне исәпләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе, 15:20

Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды, анда катнашучылар «Локоло» мәгълүмат системасы эше мисалында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен цифрлаштыру мәсьәләләре, шулай ук кайнар су белән тәэмин итү өчен түләүләр исәпләгәндә ТКХ предприятиеләрендә барлыкка килә торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

«Локоло» дәүләт мәгълүмат системасының эше турында комитет утырышында «Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге» ДКУның мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге башлыгы Булат Габдрахманов хәбәр итте. "Локоло" - торак мәсьәләләрен хәл итү һәм йорттагы күршеләр белән аралашу мөмкинлеге булган торак-коммуналь хезмәтләр алу өчен бердәм цифрлы сервис. Система шулай ук күп фатирлы йортларның торак милекчеләренең гомуми җыелышын үткәрү һәм читтән торып тавыш бирүне оештыру өчен билгеләнгән. Моннан тыш, «Локоло» системасы идарәче компаниягә гаризалар калдырырга, индивидуаль исәпкә алу приборлары буенча күрсәткечләр тапшырырга, ТКХ һәм газ белән тәэмин итү квитанцияләре өчен комиссияләрсез түләргә мөмкинлек бирә.

Булат Габдрахманов әйтүенчә, бүген системага 4 мең 892 күпфатирлы йортта яшәүчеләр һәм 314 идарәче оешма тоташтырылган. «Локоло»ның мөһим өлеше булып күп фатирлы йортларның милекчеләренең гомуми җыелышларын электрон рәвештә үткәрү функциясе тора. Сервис базасында яңа форматта 1200дән артык җыелыш уздырылган», – дип билгеләп үтте докладчы.

Мәгълүматны тыңлап һәм фикер алышып, парламентарийлар тиешле карар кабул иттеләр, ведомствога идарәче оешмалар һәм күпфатирлы йортлар системасына тоташу эшен дәвам итәргә, шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтләр системасына тоташу мөмкинлеген карарга тәкъдим иттеләр.

Бүген парламентарийлар торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә гражданнарга кайнар су белән тәэмин итү өчен түләүләр исәпләгәндә барлыкка килә торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының исәп-хисапларны координацияләү бүлеге башлыгы Лилия Гыйлфанова нормативларны законнар белән җайга салу, кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләүне исәпләү тәртибе турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады. «Татэнерго» АҖ генераль директорының Стратегик үсеш буенча урынбасары Рим Галиәхмәтов һәм «Чистай җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ генераль директоры Марат Харисов җылылык челтәрләре буенча агымдагы вәзгыять, Чистай, Әгерҗе һәм Бөгелмә шәһәрләрендә яшәүчеләрне кайнар су белән тәэмин итү турында сөйләделәр.

Җылылык челтәрләре предприятиеләре мәгълүматлары буенча, 1 куб метр салкын суны җылытуга җылылык энергиясенең чыгымы норматив күрсәткечтән зуррак, бу күп фатирлы йортларга урнаштырылган җылылык энергиясен исәпкә алу приборлары белән теркәлә.

Җылылык энергиясенең коммерция югалтулары барлыкка килә һәм еш кына бу тәэмин итүчедән бәйсез сәбәпләр аркасында килеп чыга (челтәрләр торышы, көйләү механизмнары һ.б.). "Җылылык югалту", шул исәптән, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең җылы су үткәрү  системасына идәннәрне җылыту җайланмаларын тоташтыру   аркасында да булырга мөмкин.

"Комитетның позициясе шундый: иң элек җылылык челтәрләре техник яктан кимчелексез булырга тиеш, – дип басым ясады Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, – аннары закон чыгару аспектларына һәм тарифларны җайга салу мәсьәләләренә күчәргә кирәк. Проблема чыннан да бик катлаулы, бүген квитанциядә җылылык өчен түләү якынча 60% тәшкил итә. Безнең бурыч – халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм шул ук вакытта коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең артуына, шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның банкротлыгына юл куймау».

Бүгенге утырышта парламентарийлар Татарстан Республикасында автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташуны даими оештыруның аерым мәсьәләләре турында республика законына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын тикшерделәр. Закон проекты белән Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру функцияләрен гамәлгә ашыруга вәкаләтле органының һәм җирле үзидарә органнарының вәкаләтләре киңәйтелә, бу вәкаләтләр даими рәвештә пассажирлар йөртүнең һәм багаж ташуның муниципальара маршруты буенча пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны гамәлгә ашыру турында таныклыкның дубликатын  һәм тиешле маршрут карталарының дубликатын бирү тәртибен билгеләүгә кагыла.

"Моннан тыш, үзгәрешләр нигезендә, йөртү турында таныклык һәм маршрут картасы ачык конкурс үткәрелмичә бирелә торган очраклар исемлеге тулыландырыла. Аерым алганда, башкарма хакимиятенең вәкаләтле органына һәм җирле үзидарә органнарына даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны гамәлгә ашыру турында таныклыкны ачык конкурс үткәрмичә 90 көнгә бирү хокукы бирелә. Бу хокук  әлеге  маршрутта элек эшләгән йөртүче таныклыкның гамәлдән чыгуы турында гариза биргән көннән алып  90 көн эчендә тиешле маршрут буенча даими рәвештә пассажирлар  һәм багаж йөртүне дәвам итү турында билгеләнгән таләпне үтәмәсә гамәлгә ашырыла", –  – дип аңлатты комитет рәисе.

Закон проекты Дәүләт Советының якынлашып килүче утырышында беренче укылышта каралачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International