Дәүләт Советында урманнарга кагылышлы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе, 16:21

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында парламентарийлар урманнарга кагылышлы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, комитет әгъзалары урманнарны куллану, үрчетү, саклау, урман янгыннарыннан саклау өлкәсендәге законнарының үтәлеше турында доклад тыңладылар, шулай ук урманнарны куллану турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар.

Төп мәсьәлә буенча мәгълүматны Татарстан Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов тәкъдим итте. "Бүгенге көндә ясалма рәвештә урманнар торгызу мәйданының киселгән һәм һәлак булган урманнар мәйданына нисбәте 163% тәшкил итте, – дип билгеләп үтте министр урынбасары, – быел 3,6 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, шул исәптән 1419 гектар мәйданда ясалма рәвештә урманнар торгызу эшләре башкарылды".

2023 елда 11,5 мең килограмм төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы, шул исәптән 700 килограммнан артык ылыслы агачлар орлыгы әзерләнгән. Шулай ук хисап елында 12 млн. данә ябык тамыр системасы белән стандарт утырту материалы үстерелгән.

Илгизәр Зарипов министрлыкның урманнарга кагылышлы хокук бозулардан саклау эше нәтиҗәләре турында сөйләде. Министр урынбасары әйтүенчә, планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәләре буенча урман законнарының таләпләрен бозуның 41 очрагы ачыкланган, алар урманнарга һәм андагы табигый объектларга 38,4 млн.сумлык зыян китергән. "Барлык очракларда да зыянны судка кадәр түләү турында таләпләр куела. Бу нисбәттән 33,7 млн.сумлык штраф түләнде, – дип ассызыклады ул. – Патрульлек кысаларында урман законнары таләпләрен бозуның 253 очрагы ачыкланды. Бүгенге көндә урманны саклау кысаларында 272 административ эш кузгатылган, 225 кеше җаваплылыкка тартылган, 1,2 млн.сум штраф салынган".

Быел республикада 1 апрельдән 13 октябрьгә кадәр игълан ителгән янгын куркынычы сезоны турында сөйләгәндә, Илгизәр Зарипов, аның гадәти режим узганын билгеләп үтте. Иртә яз һәм аномаль эссе җәй башлану сәбәпле, 6 урманда гражданнарның һәм транспорт чараларының керүенә чикләүләр кертелә. "Бу чорда урман фондына чиктәш территорияләрдә 55,98 гектар мәйданда 942 янгын очрагы теркәлгән. Шулай ук агымдагы елның 25 маенда Әлмәт урманчылыгы территориясендә 0,5 гектар мәйданда 1 урман янгыны теркәлгән», – дип ассызыклады докладчы.

Министр урынбасары урман хуҗалыгында цифрлаштыруның мөһим аспектларын да билгеләп үтте. Хәзерге вакытта министрлык тарафыннан күрсәтелә торган барлык дәүләт хезмәтләре электрон төргә күчерелгән һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм һәм төбәк порталлары аша күрсәтелә. "Бүгенге көндә барлык урман хуҗалыгы җирләре цифрлаштырылган – бу 1,233 млн гектардан артык урман фонды җирләре", - дип йомгаклады сүзен докладчы.

Мәгълүматны тыңлап, депутатлар һәм экспертлар советы әгъзалары фикер алышуга күчтеләр. Комитет рәисе Азат Хамаев, депутат Ләлә Кудерметова, Николай Нефедов, Николай Атласов тармакны кадрлар белән тәэмин итү, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе, питомниклар саны һәм яшь үсентеләр үстерү мәсьәләләре белән кызыксындылар. Илгиз Әхмәтов әйтүенчә, тармакта 2,5 мең кеше эшли. урман хуҗалыгы министрлыгының үзәк аппаратында вакантлы эш урыннары юк, тулаем тармакка килгәндә, 60-70 вакансия ачылган, уртача хезмәт хакы 34 мең сум тәшкил итә.

"Министрлык карамагындагы һәм республиканың барлык муниципаль районнарында диярлек урнашкан 51 питомникта 34 млн данәдән артык утырту материалы үстерелгән, ә безнең ихтыяҗыбыз – 20-25 млн данә, республикада утырту материалы җитми әйтеп булмый», - дип ассызыклады Илгизәр Зарипов. 

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мәгълүмат комитеты, берничә тәкъдимне әйтеп, игътибарга алды. Аерым алганда, муниципаль районнарга урманга якын территориядә янгын чыгаручы затларны ачыклау, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, территория яки урман чикләреннән ким дигәндә 10 метр киңлектәге полосада коры үләннәрдән, җитештерү һәм куллану калдыкларыннан һәм башка янучан материаллардан чистарту буенча эшләрне дәвам итәргә киңәш ителде.

Бүген профильле комитет әгъзалары «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү турында республика закон проектын хупладылар. Закон проекты республика законнарын РФ законнарына кертелгән үзгәрешләргә туры китерүгә юнәлдерелгән. Сүз урманнарны янгыннан саклауны камилләштерүгә һәм федераль ашыгыч реакция резервын җәлеп итүнең нәтиҗәлелеген арттыру турында бара. 2024 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе субъектларының югары вазифалы затлары ил субъекты территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планнарын раслый. Күрсәтелгән план Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белән килешү буенча раслана.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Рәисенең 22-ТРЗ Законының 1 статьясында беркетелгән урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтләренә үзгәрешләр кертелә. Моннан тыш, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына беркетелгән вәкаләтләр дә төгәлләнә. Әлеге республика башкарма хакимият органы вәкаләтләренә, шул исәптән, Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планын эшләүне, шулай ук урманчылык территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планын эшләүне һәм раслауны кертү күздә тотыла. Моннан тыш, закон проекты гражданнарга уңайлы булсын өчен, гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен, аукционнар үткәрмичә, урман фонды җирләрендә урнашкан урман утыртмаларын сатып алу-сату килешүен төзү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү вакытын 15 көннән 10 эш көненә кадәр кыскартуны күздә тота.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International