Фәрит Мөхәммәтшин гражданнар кабул итте

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе, 13:57

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнар кабул итте. Республика халкы Фәрит Мөхәммәтшинга авыл юлларын төзекләндерү, ремонтлау һәм урамнарны яктырту мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте.

Лаеш муниципаль районының Каип авылында үзәк күлне чистартуда һәм төзекләндерүдә ярдәм итүне сорап Фәрит Мөхәммәтшинга телефон аша Татьяна Гусева мөрәҗәгать итте. Аның әйтүенчә, Каип авылы халкы әлеге мәсьәлә белән район администрациясенә мөрәҗәгать иткән, әмма тема әлегә кадәр актуаль булып кала. Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, күлне төзекләндерү мәсьәләсе «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы кысаларында сайлаучылар наказлары исемлегенә кертелгән. «Сез игътибарсыз калдырып булмый торган җитди сорауларны күтәрәсез, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Хәзерге вакытта күлне кадастр исәбенә кую эшләре тәмамланды, шулай ук аны су объектлары исемлегенә кертү буенча эшләр алып барыла, киләчәктә проект-смета документациясен эшләү һәм күлне финанслау программасына кертү мәсьәләсен хәл итү өчен дәүләт экспертизасын ясау планлаштырыла», – дип аңлатты парламент башлыгы.

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Тимур Алимов нефтьчеләр шәһәренең бер бистәсендә территорияне төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде. Аралашу шулай ук телефон элемтәсе аша узды. Тимур Алимов авыл юлын ремонтлауда һәм реконструкцияләүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук, гариза бирүче әйтүенчә, 100 гаилә яшәгән бистәдә урамнар яктыртылмый, тротуарлар юк, үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителмәгән. «Шәһәр администрациясе белән сөйләшергә һәм территорияне төзекләндерү эшләре планына кертү мөмкинлеген карарга кирәк» , – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Роспотребнадзорның «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» сәламәтлек саклау идарәсенең микробиологик тикшеренүләр бүлеге мөдире, сәяси фәннәр докторы Гөлнара Бадамшина республика җитәкчелегенә ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул Россия Фәннәр академиясенең 300 еллыгына багышланган халыкара Академик форумда Татарстан исеменнән чыгыш ясавын, анда био-һәм медицина технологияләре буенча «Сәламәт буын» секциясендә икенче урынны алуын сөйләде. «Без, яшь галимнәр, республикада көчле фәнни технологик база булдырылуы, яшь галимнәргә ярдәм итү өчен төрле грантлар һәм премияләр гамәлгә ашырылуы өчен бик рәхмәтле», – дип билгеләп үтте Гөлнара Бадамшина.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International