КФУ студентлары Дәүләт Советында булды

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе, 17:38

Бүген КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының 3 курс студентлары ТР Дәүләт Советында булды. Студентлар парламентның Матбугат хезмәте эше белән таныштылар, парламент үзәгендә булдылар, шулай ук Дәүләт Советы депутаты, татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча Комиссия рәисе Римма Ратникова белән очраштылар.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга республика парламенты белән танышу һәм студентлар өчен очрашу оештыру үтенече белән гражданнарны кабул итү вакытында Җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм гамәли политология кафедрасы доценты Эльмира Зыятдинова мөрәҗәгать иткән иде.

Бүген студентлар өчен парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды. яшьләр утырышлар залында, рәсми делегацияләрне кабул итү залында булдылар, матбугат үзәге һәм аппарат-студия блогы эше белән таныштылар, уникаль тарихи документлар тупланган китапханәгә һәм Татарстан парламентаризмы тарихы музеена керделәр.

Очрашу барышында Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова студентлар белән массакүләм мәгълүмат чараларында эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты, дәүләт хакимияте органнарының ММЧ һәм җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Дәүләт Советы 2022 ел йомгаклары буенча Россия төбәк парламентларының ачыклык рейтингында беренче урын алды. Мәгълүматлар төбәк закон чыгару органнарының Бөтенроссия бәйсез тикшеренүе барышында алынган, анда Россия Федерациясенең 85 төбәге өйрәнелгән.

Рейтингта утырышларны, шулай ук аның комитетларын һәм комиссияләрен турыдан-туры трансляцияләүне оештыру, видеоархивларны ачык куллануда урнаштыру, социаль челтәрләрдә мәйданчыкларның булуы һәм киңәйтүе, кертелгән һәм кабул ителгән закон проектлары турында язмалар, алар өстендә эш стадияләре турында мәгълүмат, халык белән кире элемтә исәпкә алынган.

Экскурсия вакытында матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ольга Благодарова бүлек эше, республика һәм федераль ММЧ вәкилләре белән хезмәттәшлек турында сөйләде. Студентларны социаль челтәрләрдә парламентның рәсми аккаунтларын алып бару, мәгълүмати мониторинг үткәрү формасы, «Интернет» челтәрендә негативны эшкәртү, дезинформацияне тану ысуллары кызыксындырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International