Парламентта яңарак эшли башлаган дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен дәрес узды

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе, 10:47

Бүген Дәүләт Советының кече залында Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Яңа эшли башлаган хезмәткәр мәктәбе» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын узучы республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан, муниципалитетлар аппаратларыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина курс тыңлаучыларына республика парламентының башкарма һәм муниципаль хакимият органнары белән хезмәттәшлеге, шулай ук Татарстанда җирле үзидарә структурасы турында сөйләде.

Үз чыгышында Дәүләт Советы Секретаре дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының халык белән хезмәттәшлегенең, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең мөһимлеген һәм нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. "Сезгә гражданнар мөрәҗәгать иткәндә, аларның телефон аша яки электрон почта аша мөрәҗәгать итүе мөһим түгел, шуны истә тотарга кирәк: алар сезнең ярдәмгә һәм көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, һәм безнең бурычыбыз – һәртөрле ярдәм күрсәтү", – дип ассызыклады Лилия Маврина. 

Дәрес кысаларында Дәүләт Советы Секретаре гавами хакимиятен оештыру, законнар әзерләү һәм кабул итү буенча республика парламенты эше, сайлау округларында депутатлар эшчәнлеге мәсьәләләренә тукталды. Лилия Маврина шулай ук Дәүләт Советының, фракцияләрнең һәм депутат төркемнәренең профильле комитетлары һәм комиссияләре эше турында сөйләде.

Очрашудан соң курс тыңлаучылары өчен парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр утырышлар залында, китапханәдә, Татарстан парламентаризмы тарихы музеенда булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International