Профильле комитет утырышында инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау өлкәсендәге законнарны мониторинглау нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе, 15:51

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында республика законын мониторинглауга йомгак ясадылар, шулай ук халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар. Моннан тыш, депутатлар 2023 елда профильле комитет эшенә йомгак ясадылар һәм киләсе чорга план турында фикер алыштылар.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен эш урыннарын квоталау турындагы республика законына мониторинг әлеге законны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү һәм аны арттыру буенча чаралар эшләү максатында үткәрелгән.

Әлеге закон кысаларында кирәкле законга буйсынучы хокукый база формалаштырылган, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары кабул ителгән, алар белән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау, инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын резервлау тәртибе турында нигезләмәләр расланган, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен махсус эш урыннары булдыруга эш бирүчеләрнең чыгымнарын каплауга субсидияләр бирү һәм билгеләнгән квота чикләрендә инвалидларны эшкә кабул итүне региональ дәүләт контроле турындагы нигезләмә каралган. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидларның мәшгульлегенә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыручы республика башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы итеп билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2020 елда квота 1029 эш урынына билгеләнгән, аларда 302 инвалид эшкә урнаштырылган; 2021 елда квота 836 эш урынына билгеләнгән, аларда 332 инвалид эшкә урнаштырылган; 2022 елда квота 393 эш бирүчедә 1006 эш урынына билгеләнгән, аларда 590 кеше эшкә урнаштырылган.

2023 елның 1 ноябренә Татарстанда хезмәткәрләр саны 35 һәм аннан да күбрәк булган оешмаларда эшкә урнашкан инвалидлар саны 5 569 кеше тәшкил итә. Хәзерге вакытта 1649 вакантлы эш урыны бар, алар турында мәгълүмат «Работа России» порталында урнаштырылган.

Шул ук вакытта, эш эзләгәндә инвалидлар билгеле бер кыенлыклар белән очраша, беренче чиратта эш бирүчеләрнең квалификация таләпләренә туры килмәү сәбәп була. Эш бирүчеләрнең артык чыгымнар, инвалидларның психологик үзенчәлекләре, дәвалау кирәклеге, өстәмә эшләргә җәлеп итү мөмкинлеге булмау һ. б. сәбәпле, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле  гражданнарны эшкә алудан  баш тарту  очраклары бар.

Еш кына сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар үзләре дә рәсми рәвештә эшкә урнашудан баш тарталар, чөнки кайбер сәбәпләр бар, мәсәлән, пенсиягә яшәү минимумы күләменә кадәр федераль социаль өстәмә түләүне югалту, түбән хезмәт хакы, уңайсыз эш графигы һ. б.

Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, быелның 30 ноябрендә РФ ФС Дәүләт Думасы тарафыннан халыкны эш белән тәэмин итү турында закон кабул ителде, анда инвалидларның хезмәт хокукларын яклауга юнәлдерелгән үзгәрешләр, инвалидларның эшкә урнашу ихтыяҗыннан һәм субъект икътисадының мөмкинлекләреннән чыгып эш урыннарын квоталау нормасын киңәйтү күздә тотыла. Хәзерге вакытта кабул ителгән Федераль закон РФ Федерация Советында алдан карала. 

Законнар мониторингы турында мәгълүмат игътибарга алынды. Әлеге мәсьәләне Дәүләт Советы Президиумы утырышында карау планлаштырыла.

Бүген комитет утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы республика законының 8 статьясына үзгәреш кертү турындагы закон проекты каралды. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова билгеләп үткәнчә, әлеге законны кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.

"Кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән (шул исәптән акыл ягыннан артта калуның төрле формалары булган) балаларга региональ бюджетлар хисабына көндезге уку формасы буенча эшчеләрне һәм хезмәткәрләрне яңадан әзерләү программалары буенча бер тапкыр уку хокукы бирелә", – дип аңлатты министр урынбасары. Моннан тыш, уку чорында уку әдәбияты һәм язма кирәк-яраклар сатып алуга пособие һәм түләү күләме һәм тәртибе төбәкләр тарафыннан билгеләнгән айлык пособие түләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International