Дәүләт Советы депутатларының игътибары үзәгендә – халык кәсепләрен һәм һөнәрләрен үстерү мәсьәләләре

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе, 18:04

Бүген Дәүләт Советында узган Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың Халык сәнгате кәсепләре һәм һөнәрләре турындагы законнарны мониторинглау нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Парламентарийлар республика мәдәният министрлыгына бу юнәлештә эшне көчәйтергә тәкъдим иттеләр.

Республикада халык һөнәрләре һәм кәсепләре үсеше турында мәгълүматны ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова тәкъдим итте. Ул тармакның төп проблемаларын анализлады һәм әлеге өлкәдә законнарны гамәлгә ашыру механизмнарын камилләштерү кирәклеген билгеләп үтте.

Юлия Адгамова әйтүенчә, республикада меңнән артык кеше халык һөнәрләре һәм кәсепләре белән шөгыльләнә. Күпләре үзмәшгульләр буларак теркәлгән, бу аларга бу шөгыльне рәсми эш урыны белән бергә алып барырга мөмкинлек бирә. Авыл халкы өчен иҗади эшчәнлеген легальләштерү, үз хезмәтенең эшләнмәләрен ачык һәм легаль рәвештә сату һәм пенсия иминият системасына керү мөмкинлеге барлыкка килде.

Татарстанда агач, металл, күн эшкәртү, чүлмәкчелек, керамика җитештерү, киез итек басу һәм ювелир кәсепләр үсеш алган.

ТР Мәдәният министрлыгы югары сәнгатьле дәрәҗәдәге халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләре җитештерүче предприятиеләр һәм оешмалар реестрын формалаштыру буенча эш алып бара. 2021 елдан Халык сәнгать кәсепләре осталары реестры https://tatcultresurs.ru. сайтында урнаштырылган.

Һөнәрчеләр продукциясен сатуның төп мәйданчыгы булып социаль челтәрләр һәм ярминкәләр, шулай ук «Сабантуй», «Каравон», «Уяв», «Гырон-быдтон», «Питрау», «Семык», «Валда Шинясь», «Иван Купала» кебек милли бәйрәмнәре тора. Республика җитештерүчеләре һәм осталары ел саен 30дан артык халыкара, төбәк-ара, Россия һәм республика дәрәҗәсендәге күргәзмә-ярминкәләрдә катнаша.

2023 елда чигү осталары өчен «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» дип аталган масштаблы проекты гамәлгә ашырылды. Аннан алда "Казан (татар) җөе" технологиясе «Россиянең матди булмаган мәдәни мирасының 100 шедевры» халык мәдәнияте антологиясенә кертелгән булган, ювелир сәнгать, күн мозаика, керамика, агачны сәнгатьле эшкәртү турында брошюралар чыгарылган.

2022 елда Казан Кремле территориясендә «Татар костюмы: традиция һәм трансформация» күргәзмәсе эшләгән. Быел әлеге күргәзмә киңлегендә «Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы: 19 нчы гасырның икенче яртысы – 20 нче гасыр башы» проекты тәкъдим ителде. Ел саен «Ел һөнәрчесе» республика конкурсы үткәрелә. 2023 елда конкурста 11 кеше җиңүче булды.

Казан халык сәнгать кәсепләре техникумы директоры Раушания Саубанова уку йортының кадрлар әзерләү буенча эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук республика районнарында филиаллар челтәрен киңәйтү планнары белән уртаклашты.

«Халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре турында» ТР Законы мониторингы нәтиҗәләре белән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова таныштырды. Ул тармакта эшләүче татарстанлыларга ярдәм итү өчен дә, республиканың һәм аның башкаласының туристлар җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен дә законның актуальлеген билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, халык кәсепләре турындагы Федераль законнарга үзгәрешләр кертелгән, алар нигезендә «халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре турында»гы республика Законына үзгәрешләр әзерләү зарур.

Мәсьәләне тикшерүдә депутатлар Рамил Төхвәтуллин, Рафаэль Мөхәммәтҗанов, Александр Славутский, Нияз Гафиятуллин һәм комитет каршындагы Экспертлар советы рәисе Роза Әхмәдиева катнашты. Алар профильле уку оешмаларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру, милли колоритлы оригиналь продукция җитештерү белән шөгыльләнүче кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенә грант ярдәме күрсәтү мәсьәләләренә игътибар иттеләр.

Фикер алышуга йомгак ясап, комитет рәисе Айрат Зарипов законнарны камилләштерү максатыннан гамәлдәге законга үзгәрешләр кертү өчен комитет каршында эшче төркем төзеләчәген хәбәр итте.

Мәдәният министрлыгына халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләрен җитештерүчеләрнең бердәм мәгълүмат базасын булдыру эшен активлаштырырга, шулай ук муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары белән берлектә җирле традицион халык сәнгать иҗатын үстерү, халык сәнгать кәсепләрен һәм һөнәрләрен традицион яшәү урыннарында саклауда, торгызуда һәм үстерүдә катнашу өчен шартлар тудыру эшен дәвам итәргә тәкъдим ителде.

Бүген комитет утырышында мәдәни мирас объектлары турындагы республика законының 12 статьясына үзгәреш кертү турындагы закон проекты каралды. Айрат Зарипов билгеләп үткәнчә, «Россия Федерациясе халыклары мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни ядкарьләре) турында» 2002 елның 25 июнендәге 73-ФЗ номерлы Федераль законга мәдәни мирас объектларына мәгълүмати язмалар һәм билгеләр урнаштыру тәртибен билгеләүне, әлеге мәгълүмати язмаларны һәм билгеләрне карап тотуны федераль мәдәни мирас объектларын саклау органына  йөкләү өлешендә  үзгәрешләр кертелә. «Шуңа бәйле рәвештә,» Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында "ТР Законына тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк", - дип белдерде профильле комитет башлыгы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International