Фәрит Мөхәммәтшин: "Владимир Путинның киләсе срокка бару карарын дөрес һәм вакытында дип саныйбыз»

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 10:21

Россия Президенты Владимир Путинның киләсе срокка бару карары – дөрес һәм үз вакытында, дип белдерде бүген Дәүләт Советы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин.

"Авыр, катлаулы чор, без хәзерге Президент белән булырга тиеш. Аның киләсе срокка бару карарын бик дөрес һәм вакытында дип саныйбыз,  – дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы, – сайлау кампаниясенә әзерләнәчәкбез. Минемчә, без шулай ук Владимир Владимирович Путинның тәкъдим ителгән кандидатурасын бердәм рәвештә хупларбыз дип уйлыйм. Бу эшне йомшартырга ярамый. Партия линиясе буенча да, парламент линиясе буенча да үз активистларыбызны эшкә җигәчәкбез".

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук депутатларга Мәскәүдә узган «Бердәм Россия» съездының төп вакыйгасы турында хәбәр итте. "Владимир Владимирович Путинның кандидатурасы хупланды", – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.

Исегезгә төшерәбез, «Бердәм Россия» партиясе бертавыштан Владимир Путинның 2024 елгы сайлауларда Президентлыкка кандидат итеп тәкъдим ителүен хуплады. Бу хакта узган якшәмбе Мәскәүдә узган партиянең XXI съездында билгеле булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International