Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының 2023 елдагы эшенә йомгак ясады

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 16:26

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илленче утырышы ябылды.  Ул  –  узып баручы елның һәм көзге сессиянең соңгы утырышы. Утырыш ахырында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2023 елда республика парламенты эшенә йомгак ясады.

Быел Дәүләт Советының 12 утырышы узган, анда 400дән артык карар кабул ителгән, 60тан артык федераль закон проекты, 10нан артык закон чыгару инициативасы һәм РФ субъектлары мөрәҗәгатьләре каралган. ТР Дәүләт Советы тарафыннан 125 Татарстан Республикасы Законы кабул ителгән, шуларның 17се –база законнары.

"Узып баручы ел җиңелләрдән булмады, әмма республика булган авырлыкларны актив рәвештә җиңеп чыкты",  –  дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы 2023 елда эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе итеп Донбасста яшәүчеләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүне билгеләде. Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга һәм аппарат хезмәткәрләренә гуманитар йөкләрне формалаштыруда һәм илтүдә шәхси катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән парламентарийларны  –  Эдуард Шәрәфиев белән  Марат Галиевны аерым билгеләп үтте.

"Республика парламентының алтынчы чакырылышының вәкаләтләре тәмамлануга якынлаша, финиш сызыгына чыгабыз, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – эшләнүче закон проектларының сыйфатын игътибар үзәгендә тотарга, федераль закон чыгару инициативаларын  алга алып баруда  Татарстаннан РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән тыгыз хезмәттәшлектә контрольдә тотарга кирәк. Бу мәсьәләне хәл итүдә резервлар әле дә бар. Әйдәгез, инициативаларыбызны алга чыгаруның яңа формаларын эзлик.

2023 елда Дәүләт Советы тарафыннан 5 Федераль закон проекты инициативасы булган, шуларның 3се Дәүләт Думасында карала. Аерым алганда, Татарстан депутатлары РФ Административ хокук бозулар кодексына ау кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкны көчәйтү өлешендә үзгәрешләр кертүгә, җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы Федераль законны камилләштерерүгә, РФ Салым кодексының Салым җинаятьләре турында җинаять эшләре кузгатуга кагылышлы нормаларын төгәлләргә тәкъдим итте. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советының РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга, РФ ФС  Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга һәм РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка 4 мөрәҗәгате кабул ителде.

Фәрит Мөхәммәтшин парламентның контроль функцияләрен билгеләде. Аерым алганда, Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, президиум һәм профильле комитетларның һәр утырышында кабул ителгән законнарны куллану практикасын өйрәнү өлешендә контроль мәсьәләләр карала.

2023 елда фракцияләр һәм депутат төркемнәре актив эшләгән. «Бердәм Россия» фракциясе 10 утырыш үткәргән, закон проектлары эшенә, федераль һәм республика проектларын гамәлгә ашыруга кагылышлы 29 мәсьәлә караган. КПРФ фракциясе 13 утырыш үткәргән, шуларның икесе – киңәйтелгән утырыш. 512 мөрәҗәгать каралган. «Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеме 8 җыелышта 17 мәсьәлә караганнар, шул исәптән яңа икътисади шартларда предприятиеләрнең системалы эшен оештыру, яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча. Традицион рәвештә "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе актив эшләгән.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, закон чыгару процессының нәтиҗәлелеген арттыруга Дәүләт Советының барлык сигез комитеты каршында төзелгән экспертлар советлары зур өлеш кертә.  "Республикада закон чыгару эшендә  яхшы корал табылды,  – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, экспертлар советларының эшен бәяләп,  – эксперт советлары әгъзаларының бай тәҗрибәсе һәм фикере законнар эшләүдә генә түгел, ә кабул ителгән законнарны аңлатуда да мөһим".

Фәрит Мөхәммәтшин соңгы сайлау кампанияләре кысаларында депутатларга килгән сайлаучыларның наказларын үтәү мәсьәләләренә аерым тукталды.  "Аларны үтәүгә, шул исәптән, 40тан артык республика программасы юнәлдерелгән", - диде ул.

2023 елда Дәүләт Советы җитәкчелеге һәм комитетлары адресына гражданнардан 3600 мөрәҗәгать килгән. Алар нигездә законнарны камилләштерү, коммуналь хуҗалык, икътисад, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм башка мәсьәләләргә кагыла. Фәрит Мөхәммәтшин коллегаларын сайлау округларында, шул исәптән гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча да активрак эшләргә чакырды.  "Бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калырга тиеш түгел, бу безнең сайлаучыларның ышаныч мәсьәләсе",  – дип басым ясады  парламент башлыгы.

Киләсе ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителә. "Безнең дәүләтнең төп байлыгы, нигезе – гаилә,  – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, – нәкъ менә монда үсеп килүче буынны тәрбияләү нигезләре салына, ә аннары инде мәктәптә ныгытыла". Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, гаиләгә ярдәм итү һәм традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру мәсьәләләре киләсе елда да Дәүләт Советы депутатлары игътибарында калачак.

Киләсе елның иң мөһим бурычлары арасында парламент башлыгы Россия Президентын һәм Дәүләт Советы депутатларын сайлауны билгеләде. "Безгә илебезнең лидеры Владимир Путин тирәсендә берләшергә кирәк, шулай ук без республикабызны һәрьяклап үстерү буенча республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның тырышлыкларын да хуплыйбыз",  –  дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. 

2024 елның мөһим вакыйгалары арасында Казанда тарихта беренче «Киләчәк уеннары»н уздыру да бар. «Россия – Ислам дөньясы»Халыкара икътисади форумы кабат федераль статуста узачак. 2024 елның октябрендә Республика башкаласы БРИКС башлыклары саммитын кабул итәчәк. Әлбәттә, Дәүләт Советы депутатлары әлеге чараларда актив катнашачак.

2024 ел Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. "Бу нисбәттән узачак чараларда депутатлар корпусының ярдәменә өметләнәм",  – дигән ышаныч белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Үз чыгышын тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка, республика Хөкүмәтенә, депутатларга уртак эш өчен рәхмәт белдерде, якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, барысына да ныклы сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International