Дәүләт Советында Хөкүмәт сәгатендә авылларны комплекслы үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 16:24

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Хөкүмәт сәгате кысаларында «2020-2023 елларда Татарстан Республикасында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» РФ дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында доклад тәкъдим ителде. Мәгълүмат белән Премьер-министр урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.

2020-2023 елларда Татарстан Республикасы буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруга каралган акча күләме 10,7 млрд сум тәшкил иткщн, шул исәптән федераль бюджеттан – 6,6 млрд сум, республика бюджетыннан – 2,3 млрд сум, җирле бюджетлардан – 81,4 млн. сум, бюджеттан тыш акчалар – 1,7 млрд сум. Дәүләт программасында 8 чара каралган, Республика традицион рәвештә барлык ярдәм чараларын гамәлгә ашыруда катнаша.

Марат Җәббаров гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча чараларны гамәлгә ашыру, торак төзелеше буенча финанс ярдәме күрсәтү, торак төзелеше өчен мәйданчыкларны инфраструктура объектлары белән төзекләндерү, «авыл ипотекасы», «авыл территорияләрен төзекләндерү», «авыл территорияләренең хәзерге йөзе» программаларына, шулай ук «авыл халкының мәшгульлегенә ярдәм итү», «Авыл территорияләрендәге транспорт инфраструктурасын үстерү» проектларына тукталып үтте.

Аерым алганда, гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча ярдәм чараларын гамәлгә ашыруга 989,1 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу 459 гаилә өчен 32,6 мең кв.м. торак файдалануга тапшырырга мөмкинлек биргән. Акчалар агросәнәгать комплексы, социаль өлкә хезмәткәрләренә торак төзүгә яки сатып алуга, шулай ук авыл җирлегендә башланган торак йорт төзелешен тәмамлауга бүлеп бирелә. Катнашучыга төп таләпләр булып торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану, агросәнәгать комплексында, социаль өлкәдә, ветеринария эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда хезмәт килешүе буенча эшчәнлек алып бару, авылда  яшәү, төзелеш яки торак сатып алуның исәпләнгән бәясенең 30% тан да ким булмаган күләмендә үзеңнең яки заем акчалары булу һ. б. тора.

«Торак бинаны арендалау килешүе буенча бирелгән торак төзелеше буенча финанс ярдәме күрсәтү " программасы кысаларында 724,3 млн сум акча бүлеп бирелгән, бу 226 гаилә өчен 15,8 мең кв.м. торакны файдалануга тапшырырга мөмкинлек биргән.

«Авыл ипотекасы» программасы кысаларында Россия гражданнарына авыл территорияләрендә һәм авыл агломерацияләрендә торак төзү һәм сатып алу өчен 3 процентлы ставка буенча 6 млн.сумга кадәр ташламалы ипотека кредитлары бирү күздә тотыла. Татарстан башка субъектлар арасында авыл ипотекасын бирү күләме буенча лидер регионнар рәтенә керә.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин докладны тикшерү барышында терлекчелектә һәм кошчылыкта, шул исәптән бруцеллез күптән түгел генә ачыкланган Әтнә районында хәлнең ничек булуын ачыкларга кушты. Марат Җәббаров әйтүенчә, реакция чаралары барышында 5 меңнән артык сыер юкка чыгарылган. Хәзерге вакытта ТР ветеринария идарәсе, Россельхознадзор белән объектларның биологик-ветеринария куркынычсызлыгы буенча максатчан эш алып барыла. Россиянең кайбер төбәкләрендә тавык йомыркасына бәяләр үсешенә килгәндә, министр йомырка җитештерү буенча республиканың 2% үсеш белән баруын билгеләп үтте.  «Бу продукциянең үзкыйммәте быел артты, бу кредитларның артуы белән бәйле, шулай ук импорт компоненты да бар, алар арасында запас чатстьлар, ягулык – майлау материаллары – бу барысы да комплекста продуктның бәясен арттырды», - дип ассызыклады Марат Җәббаров.

Марат Җәббаров әйтүенчә, мәсьәләне хәл итү өчен чаралар федераль дәрәҗәдә кабул ителгән, Әзербайҗаннан, Төркиядән, Ираннан йомырка импорты ачыла. "Федераль коллегалар әйтүенчә, яңа елдан соң ай дәвамында әлеге хәл нормальләшә», - дип билгеләп үтте министр.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга кушты.

Авыл территорияләренең комплекслы үсеше турында мәгълүмат игътибарга алынды. Дәүләт Советы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләрен җайга салучы норматив хокукый актларга анализ ясарга һәм өстәмә хокукый җайга салу кирәклеген ачыклаганда тиешле норматив хокукый актларны кабул итүне тәэмин итәргә тәкъдим итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International