СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2024 ел
Бүген Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент аппараты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Казанда Нокса елгасы янындагы урман паркы территориясендә өч йөзгә якын агач утыртылды.
2
май, 2024 ел
Бүген Казан Кремлендә 2023-2024 елгы волейбол сезоны буенча Россия чемпионнарын – «Зенит - Казан» ирләр волейбол клубын һәм «Динамо - Ак Барс» хатын - кызлар волейбол командасын хөрмәтләделәр. Тантанада Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе, «Динамо» оешмасы рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.
1
май, 2024 ел
Уважаемые татарстанцы! Примите искренние поздравления с Праздником Весны и Труда – светлым Первомаем!
30
апрель, 2024 ел
Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» ирләр волейбол командасын, тренерлар штабын һәм команда җитәкчеләрен Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады. Бүген «Зенит-Казан» волейбол клубы Мәскәүнең «Динамо» командасын 3:1 исәбе белән җиңде һәм 12 нче тапкыр Россия чемпионы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ