Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
14
февраль, 2020 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  Чистай шәһәренең 1 нче гимназиясендә ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез" дип аталган  парламент дәресе кунагы булды. Парламент  башлыгы гимназистлар белән аралашты,  буыннан-буынга  тарихи дөреслекне тапшыруның әһәмияте, бүгенге көндә җәмгыятьтә актив гражданнар булуның мөһимлеге хакында сөйләде. Дәрес 8 - 11сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Очрашу бик җылы, дустанә шартларда узды.  

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин Парламент дәресе

30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан мәктәпләрендә 10-15 февральдә 12 нче тапкыр Парламент дәресе узачак. Ул «Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз» темасына багышлана. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 2020 елгы Парламент дәресен үткәрәчәк педагоглар белән очрашуында билгеле булды.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин Парламент дәресе

25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә парламентның 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады.

 

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы утырышында парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар алдында 2019 елга нәтиҗә ясады. Ул яңа чакырылыштагы комитет рәисләре, урынбасарлары, депутатларның парламент эшчәнлегенә актив кушылганын билгеләп узды.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы алтынчы утырышы

8
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

Вьетнам парламент делегациясе Дуслык йортында булды. Анда Вьетнам җәмгыяте активы белән очрашу узды

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин Вьетнам делегациясе

Татарстан башкаласына Казахстан Парламенты Сенаты Рәисе урынбасары Әскәр Шакиров җитәкчелегендәге делегация килде. Кунакларны «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, рәис урынбасары Юрий Камалтынов, Казахстанның Казандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

6
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген республика парламентында ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышы булды. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

Бүген Казан IT-паркында  республика яшьләренең коррупциягә каршы тору буенча форумы булды, аның эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтчелек итү органнары, югары уку йортлары җитәкчеләре, студентларның  коррупциягә каршы тору  комиссияләре әгъзалары, бәйсез экспертлар катнашты. Форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт Думасының Дәүләт корылышы һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников һәм Думаның торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Галина Хованская белән очрашты. Аларга Татарстанның закон чыгару инициативаларын хуплаулары өчен рәхмәт әйтте.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин зур елга бассейннарында су биеклеген саклап тоту өчен федераль структураларның җаваплылыгын арттырырга тәкъдим итте. Татарстан парламенты башлыгы шул турыда бүген Саратовта Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясенең 58нче утырышында әйтте.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International