Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт Думасы комитетлары җитәкчеләрен кабул итте

2019 елның 6 декабре, җомга, 10:30

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт Думасының Дәүләт корылышы һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников һәм Думаның торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Галина Хованская белән очрашты. Аларга Татарстанның закон чыгару инициативаларын хуплаулары өчен рәхмәт әйтте.

«Сез җитәкләгән комитетлар белән иң яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты. Федераль парламент депутатларының безнең закон чыгару инициативаларын хуплавын тою бик мөһим. Уртак эшебез төбәк һәм федераль законнарны камилләштерүгә хезмәт итә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе кунакларга Татарстан парламентының Идел буе округы төбәкләренең закон чыгару органнары белән хезмәттәшлеге һәм закон чыгаручылар парламент утырышларында күтәргән актуаль мәсьәләләр турында сөйләде.

Россия Дәүләт Думасы вәкилләре РФ Президенты каршындагы гражданлык законнарын кодлаштыру һәм камилләштерү советының күчмә утырышында катнашу өчен Казанга килде. Совет составы Владимир Путин указы белән билгеләнгән.

Павел Крашенинников Татарстан Дәүләт Советы Рәисе белән әңгәмәдә республика җитәкчелегенә Татарстанда утырышны уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук Россия Дәүләт Думасы комитетларының республика парламенты белән хезмәттәшлеге дәвам итәчәк һәм көтелгән нәтиҗәләр бирәчәк, диде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International