Тарихи вакыйгаларны ветераннар авызыннан ишетү мөһим, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 15:21

Татарстан мәктәпләрендә 10-15 февральдә 12 нче тапкыр Парламент дәресе узачак. Ул «Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз» темасына багышлана. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 2020 елгы Парламент дәресен үткәрәчәк педагоглар белән очрашуында билгеле булды.

"Россиядә  2020 ел  Хәтер һәм дан елы буларак игълан ителде , – диде  Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова.  - Әлбәттә, без  педагогларның барлык чараларда актив катнашуларына өметләнәбез. Моннан тыш,  без ТАССРның йөз еллыгын билгеләп үтәбез. Республика юбилее –  Татарстанның бер гасырлык үсешенә төрле яклап бәя бирү, ватанпәрвәрлекне үстерү һәм граждан җәмгыятен төзү өчен яхшы форсат".

«Татарстанның йөз еллык үсеше чорында  иҗтимагый формация үзгәрде, берпартиялелек бетте, безнең республика демократиягә омтыла, яңа шәһәрләр төзелә, сәнәгать куәте арта», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин,  педагогларга мөрәҗәгать итеп. Парламент башлыгы укытучыларны парламент дәресләре,  узган чорның шаһитлары белән очрашулар аша яшь буынга  катлаулы тарихыбыз истәлекләрен сеңдереп калырга чакырды. «Нәкъ менә гади кешеләр бу тарихны булдырдылар», - дип басым ясады ул.    

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы турында сүз алып, Фәрит Мөхәммәтшин  кайберәүләрнең Европаны  фашизмнан азат итүдә  совет халкының ролен киметеп күрсәтергә тырышулары турында искәртте. «Киләчәктә мондый хәлләр булмасын өчен югалтулар һәм фаҗигалар турында дөресен сөйләү безнең алда  олы бурыч булып тора", – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы афәтенең һәр гаиләгә кагылуын искә төшерде. Ул бу нисбәттән үз хатирәләре белән дә уртаклашты. Дәүләт Советы Рәисенең әтисе Хәйрулла Мөхәммәтшин, фронтовик, еш кына тылда сугыш кырына караганда да авыррак  шартлар булуын әйтә торган булган. "Әтинең "Солдатларның тамагы тук булды, ә заводларда, колхозларда  бөтен җитештергәнне  фронтка озатып, үзләре ярымач булдылар", дип сөйләве хәзер дә колагымда яңгырый", диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Зур тарих кечкенәләрдән туплана, дип саный республика парламенты башлыгы. Без киң яңгыраш алган вакыйгаларны, бөек кешеләрнең тормыш юлларын  яхшы беләбез. Әмма гади кешеләрнең ничек яшәүләрен, хыялларын, башкарган эшләрен күрсәткән көндәлек тарихны ачу кирәк.

Фәрит Мөхәммәтшин исән булган сугыш ветераннарына аерым игътибар күрсәтүне үтенде. «Аларны мәктәп җыелышларына чакырырга кирәк. Аларның сүзләрен мәктәп дәфтәрләрендә, стена газеталарында саклап калырга кирәк», — диде ул.

Илдә барган  актуаль вакыйгаларга тукталып, Фәрит Мөхәммәтшин  РФ Президенты Владимир Путинның  Федераль Собраниега Юлламасында әйтелгән тәкъдимнәргә һәм РФ Конституциясенә кертергә тәкъдим ителгән төзәтмәләргә тукталды.  Ул әлеге эшче төркемгә РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә кертелде. Парламент башлыгы икенче укылышка  әзерләнгән төзәтмәләр турында сөйләде. Аерым алганда, Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль органнарның финанс мөмкинлекләрен арттыру кирәк дип саный. "Җирле органнар аерым мандатларга ия, әмма аларны тормышка ашыру өчен финанс мөмкинлекләре юк. Хакимиятнең муниципаль органнарында үз җирлекләрендә туган сорауларны нәтиҗәле хәл итүдә кызыксыну булдыру өчен, аларның салым базаларын арттыру кирәк", – дип басым ясады ул. Социаль инициативалар, шул исәптән сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләүләр,   демография проблемасын хәл итүгә һәм  педагогларның статусын артыруга юнәлтелгән.  

«Тарихи белем шәхесне үстерүдә зур әһәмияткә ия, - дип башлады чыгышын республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин, – безнең парламент дәресе белем һәм тәрбия бирүдә үзенең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын раслады инде". Тарихи вакыйгаларны башка кимәлдә күрсәтү сәясәте барган шартларда 2020 елда уздырылачак парламент дәресенең темасы аеруча зур әһәмияткә ия, дип саный министр урынбасары.  Аның әйтүенә караганда, республикада  ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар күп. Һәр мәктәптә юл картасы әзерләнгән.  Үткәрелә торган чаралар арасында иң әһәмиятлесе дип, Илсур Һадиуллин гаилә фотохроникасы бәйгесен һәм  «Растим патриотов России. Живем и помним»  дип аталган Россия күләм акцияне атады.

«Актив граждан позициясе булган яшь татарстанлылар – безнең республиканың киләчәге, - дип басым ясады  Илсур Һадиуллин, - шуңа күрә мәктәпләрдә, шул исәптән парламент дәресләрендә дә,  тәрбия эшенә зур игътибар бирергә кирәк».        

Парламент дәресе  – Дәүләт Советының, Мәгариф һәм фән миинистрлыгының, Мәгариф үсеше институтының уртак проекты –  2009 елдан гамәлгә ашырыла. Нинди генә темага багышланмасын,  парламент дәресләре  укучыларда сәяси-хокукый мәдәният һәм актив граждан позициясен тәрбияли.

Парламент дәресе -2020 кысаларында  2019 елның 1 декабреннән алып 2020 елның 15 мартына кадәр укучыларның иҗади эшләре  һәм  педагогларның методик   эшләнмәләре буенча бәйгеләр уза.  Конкусларны оештыру тәртибе Мәгариф һәм фән министрының приказы белән расланган. Бәйгеләргә нәтиҗә апрель аенда ясалачак, җиңүчеләр, гадәттәгечә,  парламентта узачак танатаналы чарага чакырылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International