Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
14
февраль, 2020 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  Чистай шәһәренең 1 нче гимназиясендә ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез" дип аталган  парламент дәресе кунагы булды. Парламент  башлыгы гимназистлар белән аралашты,  буыннан-буынга  тарихи дөреслекне тапшыруның әһәмияте, бүгенге көндә җәмгыятьтә актив гражданнар булуның мөһимлеге хакында сөйләде. Дәрес 8 - 11сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Очрашу бик җылы, дустанә шартларда узды.  

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин Парламент дәресе

30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан мәктәпләрендә 10-15 февральдә 12 нче тапкыр Парламент дәресе узачак. Ул «Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз» темасына багышлана. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 2020 елгы Парламент дәресен үткәрәчәк педагоглар белән очрашуында билгеле булды.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин Парламент дәресе

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International