Вьетнам парламенты рәисе Татарстанның Дуслык йортында булды

2019 елның 8 декабре, якшәмбе, 19:55

Вьетнам парламент делегациясе Дуслык йортында булды. Анда Вьетнам җәмгыяте активы белән очрашу узды.

Вьетнам Милли Җыены Рәисе Нгуен Тхи Ким Нган ханым җитәкчелегендәге делегацияне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Вьетнам гражданнары Казанда белем ала, эшли һәм республика үсешенә үз өлешләрен кертә.

«Без чит ил гражданнары республикада җиңел җайлашсын һәм шул ук вакытта үзенчәлеген саклап калсын өчен барлык шартларны да тудырабыз. Вьетнам җәмгыяте Татарстан халыклары ассамблеясендә аерым урын алып тора», — дип билгеләп үтте ул.

Нгуен Тхи Ким Нган ханым ватандашларының сорауларына җавап бирде. Россия һәм Татарстан җитәкчелегенә төрле милләт вәкилләренә уңайлы шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International