Фәрит Мөхәммәтшин: «Республикада барлык юнәлешләр буенча коррупциягә каршы тору эшләре эзлекле рәвештә алып барыла»

2019 елның 6 декабре, җомга, 13:28

Бүген Казан IT-паркында  республика яшьләренең коррупциягә каршы тору буенча форумы булды, аның эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтчелек итү органнары, югары уку йортлары җитәкчеләре, студентларның  коррупциягә каршы тору  комиссияләре әгъзалары, бәйсез экспертлар катнашты. Форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Яшьләрнең коррупциягә каршы тору буенча форумы ел саен, 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган  Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан уздырыла.  Моннан 16 ел элек бу көнне БМОның Коррупциягә каршы конвенциясе имзалану өчен ачылды, ул коррупциягә каршы беренче халыкара-хокукый акт булып тора.   Россия бу Конвенциягә беренчеләрдән булып кул куйды. Коррупциягә каршы көрәш Россия сәясәтендә өстенлекле  юнәлеш алды.

«Республикада  барлык  юнәлешләр буенча коррупциягә каршы тору эшләре  эзлекле рәвештә алып барыла, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - коррупция безнең җәмгыятьне эчтән какшатмасын, республика үсешенә  комачау итмәсен һәм хакимияткә булган ышанычны  киметмәсен өчен аңа каршы көрәшергә кирәклеген берәү дә инкарь итми".

Парламент башлыгы үсеп килүче буын – дәүләтнең киләчәге, дип билгеләп үтте. "Күп вакыт та үтмәс, сез  республика язмышы, ил тормышы өчен җаваплылыкны үзегезгә алырсыз", ­ – диде ул.

Казан – студентлар шәһәре. Биредә Идел буенда ин зурлардан саналган 6 университет урнашкан, 20дән артык иҗтимагый яшьләр оешмасы эшли, Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты һәм Яшьләр хөкүмәте тәҗрибә туплап, яшьләр арасында абруй казандылар.

Республика яшьләре - коррупциягә каршы актив көрәшүчеләр. «Ришвәт бирмим», «Белемдә – көч!», «Намуслы каникуллар» һәм башка акцияләр елдан-ел колачлы була бара.

Бер генә дәүләт тә, бер генә тармак та, хәтта иҗтимагый оешмалар да коррупция куркынычсызлыгы юк дип әйтә алмый, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Быел  Татарстанда коррупцион юнәлешле 788  җинаять ачылган.  Китерелгән зыян 56 млрд. сум тәшкил итә.

Узган елда Россия буенча һәр миллион кешегә ришвәтчелектә фаш ителгән 24 кеше туры килә – 15 ришвәт алучы, 9 ришвәт бирүче. Бу шартларда коррупциячел фикерләүгә һәм тәртипкә карата җәмәгатьчелек тарафыннан  тискәре караш булдыру төп бурычларның берсе булып кала.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә,  коррупциягә каршы норматив-хокукый база булдыру әлеге социаль явызлык белән көрәшүдә төп шарт булып тора. Хәзер республиканың һәр закон проекты коррупциягә каршы экспертиза уза. Биш ел эчендә 577 закон  проектына шундый экспертиза уздырылган.

Парламент башлыгы коррупциягә каршы көрәштә "Ачык Татарстан" мәгълүмат системасын нәтиҗәле инструмент дип атады. Әлеге система аша  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә электрон рәвештә язылырга була.

 «Халык контроле»  дәүләт мәгълүмат системасы, халык белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә,  коррупция куркынычын гына күрсәтеп калмыйча, хокук бозулар өлкәсендәге тискәре  нәтиҗәләрне киметү мөмкинлеген дә бирә.   

 Дәүләт Советы Рәисе бүген хакимият структуралары белән яшь кешеләр арасындагы диалогны активлаштыру кирәк дип саный.  Яшьләр үзләре дә шул фикердә, чөнки бүген уздырылган электрон тавыш бирүдә, анда  "сезнең өчен гаделлек һәм ачыклык  аеруча кайсы тармакта мөһим" дигән сорауга "дәүләт һәм хакимият" дигән җавап күпчелекне тәшкил итте.  

"Сорау - җавап"  форматында яшьләр үз тәкъдимнәрен ирештерделәр. Алар арсында   – студентлар өчен грантлар биргәндә үтәкүренмәлек һәм стипендияләрне арттыру, авылларны үстерү программасы буенча торак алуда дәүләт ярдәмен булдыру (бу программа буенча чиратта 4 мең кеше тора), мәдәни мирасны төзәтү һәм башка мәсьәләләр...

Мәктәпкә балаларны "прописка буенча түгел" бирү механизмын эшләү мәсьәләсе аерым күтәрелде. "Быел безгә бу темага йөзләгән хат килде, – диде Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина, – без  социаль челтәрдә яшь әниләр арасында, балаларны беренче сыйныфка биргәндәге кыенлыклар булдымы дип сораштыру уздырган идек. Сораштыруда катнашучыларның 69% "әйе" дип җавап бирде. "Чишелеш табарга кирәк", – диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм Яшьләр парламентына бу мәсьәләне өйрәнергә кушты.

Форумда «Коррупциягә каршы марафон – 2019» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International