Депутатларның округларда эшчәнлеге

2025 елның 6 декабре, шимбә, 14:04

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар инвалидлар декадасы кысаларында шәһәрләрдә һәм муниципаль районнарда гражданнарны кабул итте,  халык белән очрашты, сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешеләр приютларында һәм интернат-йортларда булдылар.

6 декабрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов Казанда Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Депутат сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, әңгәмә барышында шәһәр халкының ярминкәләргә кызыксынуы арта гына баруын күрде. Киштәләрдә кош ите, йомырка, сыер ите, бәрәңге, яшелчәләр, сөт һәм шикәр, көнбагыш мае, он бар иде.

5 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты, "Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе" берлеге рәисе Елена Кузьмичева "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү үзәгендә гражданнарны кабул итте. Депутатка Казанда яшәүче хезмәт ияләренең хокукларын яклау һәм эштән киткәндә законнарны бозу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать эшкә алынды.

4 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Алексеевск районында гражданнарны кабул итте. Депутатка район үзәгендәге Павелкин урамында яшәүче кеше коммуналь мәсьәләне хәл итүне сорап килгән, шулай ук өлешчә мобилизация буенча махсус хәрби операциягә алынган егетләрнең әниләре исеменнән Ромодановка авыл җирлеге башлыгы Ирина Чекалина да мөрәҗәгать итте. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның йортларына илтүче юлларга асфальт салуда ярдәм итүче сорады. Барлык мөрәҗәгатьләрне депутат шәхси контроленә алды.  

4 декабрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов "Бердәм Россия" партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка Тукай районында яшәүче гражданин Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның халык рәссамы Владимир Поповның Казан уку йортларында стационар күргәзмәсен оештыруда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Депутат мөрәҗәгатьне эшкә кабул итте.

4 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов Казанның Яңа Савин районында гражданнарны кабул итте.

4 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Яр Чаллы шәһәрендә инвалидлар җәмгыятенең электротехника бүлеге рәисе һәм активистлары белән очрашты. "Авырлыкларга карамастан, алар безнең өчен ныклык һәм тормыш сөючәнлек үрнәге булып тора, - дип билгеләп үтте Руслан Нигъмәтулин. - Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән башка чаллылыларга ярдәм итәләр, чаралар оештыралар, катлаулы тормыш мәсьәләләрен хәл итәргә булышалар”. Шулай ук Руслан Нигъмәтулин автоградның Үзәк районында яшәүче инвалидларга Чаллы газеталарына посписка бүләк итте һәм 67 нче мәктәпкә укучылар өчен музыка уен  кораллары бүләк итте.

3 декабрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина КНИТУ-КАИ инженерлык лицее укучыларын һәм мөгаллимнәре уку йортының 10 еллык юбилее белән котлады. «Бу вакыт эчендә уку йорты сәләтле,   кызыксынучан егет-кыларны үзендә туплап, аларга үз белемнәрен кулланып тормышка ашырырга ярдәм итә торган ышанычлы мәйданга әйләнде” - дип билгеләде Лилия Маврина.

3 декабрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очраштылар. Марат Әхмәтов Камил хәзрәткә традицияләрне саклауда һәм ныгытуда актив ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Мисал итеп ул мәчетләрдә халыкның рухи-әхлакый тәрбиясен үстерүгә юнәлдерелгән чараларның уңышлы оештырылуын билгеләп үтте. Очрашу барышында узып баручы елга йомгак ясалды һәм 2026 елга татар телен саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү планнары билгеләнде.

3 декабрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов КФУ урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен дәрес үткәрде.

3 декабрьдә Дәүләт Советы депутатлары Руслан Нигъмәтулин, Андрей Ляпунов, Владимир Чагин, Олег Николаев Яр Чаллы шәһәр Советы сессиясендә катнаштылар. Утырышта каралган төп мәсьәләләренең берсе Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү булды, шулай ук муниципаль депутатлар 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына шәһәр бюджетын кабул итте.

3 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов Нурлат районында булды. Визит барышында ул Нурлат шәһәрендә гражданнарны кабул итте, халыкара инвалидлар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең декоратив-гамәли иҗади күргәзмәсен карады.

3 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. Аңа татарстанлылар пенсионерларны транспорт салымы түләүдән азат итү,  авыру туганнарын хастаханәгә салуны оештыру һәм пенсиягә кагылышлы законнары аңлатуны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Депутат барлык сорауларны шәхси контрольгә алды.

3 декабрьдә Әтнә районында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев гражданнарны кабул итте. Депутатка район халкы мөрәҗәгать итте, алар Олы Әтнә авылындагы туган якны өйрәнү музеенда ремонт эшләрен тизләтүне сорадылар. Моннан тыш, сораулар күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, социаль контракт төзү тәртибе, шулай ук СВОда катнашучыларга түләүләргә кагылды. Депутат барлык мөрәҗәгатьләрне шәхси контрольгә алды.

2 декабрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләрнең “Кулны кулга тотынып” ХVIII сәнгать фестиваленең гала-концертында катнашучыларны сәламләде.  Быел фестиваль 27 социаль оешмада тернәкләнү курсы узучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 600гә якын баланы һәм өлкәннәрне берләштерде. "18 ел бу проект талант һәм яхшылык өчен киртәләр юк. Бу конкурс түгел - ул бәйрәм. Монда төп бүләк — балкып торган йөзләр һәм бу чара кешенең барысын да булдыра алуын аңларга ярдәм итә", - дип билгеләде Лилия Маврина.

2 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Евгений Солтанов «Ел юристы» югары премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин «түләүсез юридик ярдәм күрсәтү» номинациясендә Татарстан Республикасы юридик премиясе лауреаты булды.

2 декабрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева эш сәфәре белән Яшел Үзән районында булды. Визит барышында ул гражданнарны кабул итте. Депутатка өч кеше мөрәҗәгать итте. Икесе торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагылды. Өченчесе Яшел Үзәндә яшәүче Илшат Имамиевтан килде, ул Ирекле һәм Спорт урамнарында сукбай этләрнең агрессив булуларына борчу белдерде. Кабул итүдән соң Ирина Терентьева Дәүләт Советы, шәһәр һәм район депутатлары вәкилләре белән очрашты, анда сукбай этләр темасына сөйләшү булды.

Шул ук көнне инвалидлар декадасы кысаларында Ирина Терентьева өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Кайгырту йорты» интернатында булды, анда яшәүчеләрнең яшәү һәм ял итү шартлары белән танышты, шулай ук киләсе елга газеталарга подписка бүләк итте. Шулай ук депутат мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Доверие» тернәкләнү үзәгендә булды. Биредә ул иганәчеләр ярдәме белән сатып алынган яңа медицина җиһазларын карады, шулай ук балаларын республиканың төрле районнарыннан дәвалануга алып килгән ата-аналар белән очрашты.

2 декабрьдә Казанның Идел буе районының 6нчы гимназиясендә социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова гражданнарны кабул итте. Моңа кадәр депутатка гимназия территориясендә урнашкан мәйданчыкта хоккей белән шөгыльләнүче балаларның ата-аналары мөрәҗәгать иткән була. 10 февральдә биредә  хоккей командасының киемнәре сакланган вагон янган. Егетләр күнегүләр өчен кирәкле кием-салымсыз кала.  Ата-аналар депутат белән очрашу вакытында боз өслеген тигезләп тору җайланмасы һәм кар чистарту машинасы алуны сорап мөрәҗәгать итте. Алар әйтүенчә бозда мәктәп укучылары гына түгел, бөтен микрорайон балалары да шөгыльләнә. Команда даими рәвештә призлы урыннар яулый , «Алтын алка» шәһәр проектында катнаша һәм быел Идел буе районында икенче урынны яулады.

2 декабрьдә торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров һәм Дәүләт Советы депутаты Евгений Чекашов  "Бердәм Россия" партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.

2 декабрьдә торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин эш сәфәре белән Буа районына барды, анда ул гражданнарны кабул итте. Депутатка район халкы урамнарны яктырту, юлларны ремонтлау, пенсионерларга ташламалар бирү, авыл яшьләренә ярдәм итү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Ринат Гайзатуллин һәркемгә аңлатма бирде һәм барлык мөрәҗәгатҗләрне үз контроленә алды.

2 декабрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Азнакай районына барды. Сәфәр барышында депутат гражданнарны кабул итте, районның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды, шулай ук Йосыповлар гаиләсендә тәрбияләнүче өлкән яшьтәге пенсионер  Мөнирә Шәрип кызының хәлен белде. Татарстанда «өлкән кешене тәрбиягә алу» дигән программа гамәлгә ашырыла, аның кысаларында үз-үзләрен карый алмаган ялгыз әби-бабайлар гаиләле була.

1 декабрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов эш сәфәре белән Баулы районына килде. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында депутат гражданнарны кабул итте, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гаилә» социаль приютында, ОВЗ белән авыручы балалар өчен «Радость»тернәкләнү үзәгендә булды.

1 декабрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов һәм рәис урынбасары Ольга Воронова ел саен үткәрелә торган «Батырлык тартмасы» хәйрия акциясендә катнаштылар. Акция «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары тәкъдиме белән уза. Акциядә һәркем катнаша алды. «Батырлык тартмасы»на карандашлар, фломастерлар, буяулар, китаплар, өстәл уеннары, завод савытындагы уенчыклар, иҗат җыелмалары кабул ителгән. Җыелган товарларны медицина учреждениеләренә тапшырачаклар.

29 ноябрьдә Казан дәүләт медицина университетында КДМУ студентлар отрядлары хәрәкәтенең 60 еллыгын билгеләп үттеләр. Чарада социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов катнашты. Университетның актлар залында традицияләргә нигез салынган хәрәкәт ветераннары һәм 130 активисттан торган «Эскулап» заманча штабы вәкилләре җыелган иде.  

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International