СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында «КПРФ парламент фракциясе депутатларының башка дәрәҗәдәге депутатлар белән үзара хезмәттәшлеге турында. Законнар чыгару активлыгы дәрәҗәсен арттыру» семинар-киңәшмәсе узды. Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов үткәргән семинарда республиканың Дәүләт Советы, шәһәр һәм район советлары, кайбер авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары депутатлары катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Авылда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру һәм кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә яшәүче яшьләрнең ялын оештыру мәсьәләләре бүген Йошкар-Ола шәһәрендә (Марий Эл Республикасы) узган Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында каралды. Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев республиканың бу өлкәдәге тәҗрибәсе һәм гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга «Казанның Мактаулы гражданы» исеме бирелде. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының VII сессиясе барышында билгеле булды. Әлеге инициатива белән Казан мэры Илсур Метшин чыккан иде.
15
апрель, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында егерменче утырышы кысаларында «Татарстан Республикасында архив тармагын цифрлаштыру турында» Хөкүмәт сәгате узды. Бу мәсьәлә буенча ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова мәгълүмат бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ