Руслан Нигъмәтулин РФ Президентының Юлламасы турында: "Гомумән алганда, икътисад үсешенә этәргеч бирелде»

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе, 18:48

Икътисад турында блокта Россия Президенты Владимир Путин бизнес өчен актуаль булган темаларны чагылдырды, аларның күбесе эшмәкәрләр күтәргән темаларга туры килә. Ил Президентының Федераль Җыенга Юлламасы турында Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин шундый фикер белән уртаклашты.

"Иң мөһим инициатива – "Кадрлар" илкүләм проекты. Икътисад таләбе буенча белгечләр әзерләгәндә һөнәри юнәлеш бирү. Фәнни һәм инженерлык мәктәпләрен үстерү. Һөнәри белем бирү өчен югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары биналарын һәм тулай торакларын ремонтлау программасы ярдәм итәргә тиеш. Бу ил, Татарстан һәм Чаллы шәһәре өчен бик тә актуаль. Без дә бу хакта күп тапкырлар әйттек. Нәтиҗәләргә өметләнәбез. Иң мөһиме  – хезмәт белән кызыксынучан яшьләрне тәрбияләү», – дип ассызыклады депутат.

Руслан Нигъмәтулин инвесторлар тотрыклы шартларда эшләсен өчен 2030 елга кадәр салым параметрларын теркәү инициативасы, шулай кече һәм урта предприятиеләр өчен салым режимын йомшарту һәм кредит каникуллары турында уңай фикерләр әйтте.

Депутат кече бизнестан уртачага, уртачадан эрегә күчү проблемасына аерым игътибар бирде. "Кайбер компанияләр дәүләт ярдәме чаралары булмаганга күрә  бизнесны таркаттылар. Президент үсеп килүче эшмәкәрләр өчен шартлар начарланмаска тиеш дигән фикердә. Ә элек бизнесын таркаткан кешеләргә амнистия биреләчәк. Яхшы инициатива. Гомумән алганда, икътисад үсешенә этәргеч бирелде. Шуңа күрә кризиска каршы чараларның бер өлеше, мәсәлән, бизнесны тикшерүгә мораторий алына», – дип нәтиҗә ясады Руслан Нигъмәтулин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International