Депутатлар округларда

2024 елның 1 марты, җомга, 15:20

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республика муниципаль районнарының хисап сессияләрендә катнаштылар, «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны кысаларында панель дискуссияләрдә чыгыш ясадылар.

29 февральдә Менделеевскида «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны узды. Марафонның пленар утырышы С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды, чараның спикерлары буларак  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев чыгыш ясадылар. Спикерлар илкүләм проектларны, дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирделәр. Мәсәлән, Менделеевск районында 2023 елда юл челтәрен үстерүгә, ремонтлауга һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә 270 млн сум акча бүлеп бирелгән. Дүрт торак пунктта 12 юлда, 8 урамда төзекләндерү эшләре башкарылган. «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның 4 елында 66 ишегалды ремонтланган – бу гомуми санның 90%ы. «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 3 мәктәп ашханәсе һәм «Үсеш ноктасы» кабинеты ремонтланган. Республика һәм «Аммония» ярдәме белән 3 нче мәктәп капиталь ремонтланган һәм җиһазландырылган. "Илкүләм проектларның чыннан да илебез үсешендә өстенлекле урын булуын аңлау мөһим", – дип басым ясады Айрат Зарипов.

Республиканың 29 районында узган автобус марафоны 1 мартта Әгерҗедә тәмамлана.

29 февральдә «Московский» мәдәния үзәгендә «Яшь профессионаллар» проекты кысаларында Гаилә елына багышланган интеллектуаль-күңел ачу уены узды. Анда Казан шәһәре предприятиеләреннән һәм учреждениеләреннән яшь гаиләләр – шәһәрнең төрле предприятиеләреннән 25 команда катнашты. Җиңүчеләрне Дәүләт Советы депутатлары Елена Кузьмичева һәм Ольга Воронова котлады. Интеллектуаль узышта "Союзхимпромпроект" институтының Союз+ командасы җиңү яулады. Елена Кузьмичева алтын призерларга  Татарстан шифаханәләренең берсенә ял көне туры бүләк итте.

28 февральдә Чаллы халкы бөтен Татарстан буйлап уза торган автобус марафонын каршы алды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина катнашындагы панель дискуссия шәһәрнең 1нче Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда узды. Мәгарифне үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. 2010 елдан Чаллыда 26 яңа балалар бакчасы һәм 9 мәктәп төзелгән. Узган ел гына да 5,77 млрд сумга ике мәктәп һәм бер балалар бакчасы ачылган. 1 млрд сумга 8 мәктәп ремонтланган. Быел Гали Акыш исемендәге лицей-интернатта капиталь ремонт планлаштырылган.

27 февральдә Казанда язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камалның тууына 140 ел тулуга багышланган чаралар узды. Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре ул яшәгән йортта урнашкан мемориаль тактага чәчәкләр салдылар. Язучының Островский урамындагы Музей – мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы булып тора.

Чарада Дәүләт Советы депутаты Раил Шәмсетдинов катнашты. Депутат Шәриф Камалның татар халкының чын мәхәббәтен яулаганын билгеләп үтте. "Без аны язучы, драматург, тәрҗемәче буларак беләбез, – дип билгеләп үтте Раил Шәмсетдинов, – татар әдәбиятында социаль реализмга нигез салучыларның берсе буларак, Шәриф Камал гади халыкның тормышы һәм хезмәте турында хакыйкатьне сөйләгән. Драматург буларак ул шулай ук хәзерге яшьләргә дә кызыклы. Шәриф Камалның 140 еллыгына багышланган чаралар «140 мизгел» әдәби-музыкаль кичәсе белән дәвам итте.

27 февральдә Дәүләт Советы депутаты депутаты Ольга Воронова төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка мәктәпләрдә патриотик тәрбия дәресләре үткәрү турында сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, шулай ук Казан халкы торак-коммуналь хуҗалык һәм кар чыгару проблемаларын күтәрде. Ольга Воронова билгеләп үткәнчә, барлык мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр бирелгән, ә кайберләре эшкә алынган.

26 февральдә Лаеш шәһәрендә "Зәйнәп" Ак мәчете" ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.   Мәчет төзелеше 2019 ел ахырында башланган. Эшләр хәйриячеләр акчасына алып барылган. Манараны исәпкә алып, корылманың биеклеге 36 метр тәшкил итә. Мәчет шәһәр үзәгендә Троицкий соборы янында урнашкан. Мәчет 400 дин тотучыга исәпләнгән. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кирәкле шартлар каралган.

26 февральдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, парламент депутатлары Шакир Яһудин һәм Ринат Гайзатуллин Чүпрәле районы Советының хисап сессиясендә катнаштылар, анда 2023 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2024 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш башланыр алдыннан кунаклар район мәдәният йорты фойесында предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, кооперативлар продукциясе күргәзмәсен карадылар, үзмәшгуль гражданнарның эшчәнлеге белән таныштылар. Йомгаклау утырышын Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров хисап доклады белән ачты. Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, икътисади өлкәдәге кыенлыкларга карамастан, тулаем территориаль продукт күләме 9 млрд.139 млн. сум яки 2022 елга карата 105% дәрәҗәсендә бәяләнә. Юрий Камалтынов республиканың социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә җентекләп тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, күп санлы санкцияләргә карамастан, барлык федераль һәм республика программалары эшли һәм агымдагы елда гамәлгә ашырылачак.

26 февральдә район мәдәният йортында Чирмешән муниципаль районы Советының кырык беренче утырышы узды, анда 2023 елда социаль-икътисади үсешкә йомгак ясалды һәм 2024 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш эшендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты. Утырыш башланганчы Утыз Имән авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды.

26 февральдә IV чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының XXI утырышы узды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты. 2023 елда эш йомгаклары турында район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясады.

Социаль-икътисади үсеш рейтингында Сарман районы 14 нче урында тора.  Районның социаль-икътисади үсешенә нефтьчеләр зур өлеш кертә. Нефть чыгару комплексы тулаем территориаль продуктның 73,3 процентын тәшкил итә. 2023 елда 8 мең квадрат метрга якын торак тапшырылган, шулай ук район хастаханәсе территориясендә 24 фатирлы торак йорт төзелгән, шуларның уникесе медицина хезмәткәрләренә бирелгән.

Шул ук көнне Марат Галиев «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны кысаларында панель дискуссиясендә чыгыш ясады.

26 февральдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев Биектау муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырыш башланыр алдыннан депутат сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Районның социаль-икътисади үсеше турында башлык Равил Хисаметдинов сөйләде. Аның әйтүенчә, район 2023 ел нәтиҗәләре буенча 37 федераль һәм республика программасында катнашкан. Бу яңа социаль объектлар төзергә, юлларны ремонтларга һ.б. мөмкинлек биргән. Район икътисады уңай динамиканы саклап кала, сәнәгать җитештерүе индексы 100,8% тәшкил итә.

26 февральдә Минзәлә районы «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафонында катнашучыларны кабул итте. Район мәдәният йортында узган панель дискуссия спикерлары булып Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов чыгыш ясады. Минзәлә районында 2023 елда 17 федераль һәм республика программасы, шул исәптән 6 илкүләм проект гамәлгә ашырылган. Узган ел районда 13,5 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган.

26 февральдә депутат Руслан Нигъмәтуллин махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрне һәм аның хатынын балалары туу белән котлады. Яшь әнине Чаллының бала тудыру йортыннан тантаналы рәвештә чыгардылар. Әлеге сөенечле вакыйга уңаеннан хәрби хезмәткәргә дә кыска вакытлы ял биргәннәр. Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев белән бергә депутат әти-әнигә балалар товарлары сатып алуга бүләк-сертификатлар тапшырдылар.

22 февральдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров Әлки муниципаль районы Советының 28 нче хисап утырышында катнашты. Утырышта 2023 елга йомгаклар ясалды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International