Марат Әхмәтов: "Быелгы Россия Президенты сайлаулары аеруча әһәмиятле"

2024 елның 15 марты, җомга, 14:20

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов А. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында урнашкан участокта Россия Президентын сайлауларда тавыш бирүдә катнашты.

«Билгеле булганча, һәрберебез ил язмышы белән яшибез, чөнки барыбыз да Россиянең мөстәкыйльлеге, аның бөтенлеге, халкының киләчәге өчен җан атабыз. Шуңа күрә быелгы Россия Президенты сайлаулары аеруча әһәмиятле», - диде Марат Әхмәтов сайлау участогында.

Ул Россия халкының дөрес юл сайлаячагына өметләнүен әйтте.

«Әлеге сайлаулар аша без бөтен дөнья җәмәгатьчелегенә Россия халкының үз дәүләте өчен берләшүен һәм туплануын дәлиллибез. Уртак язмышыбызга битараф кешеләр юк диярлек. Халкыбызның  муллыкта, бәхетле язмыш белән яшәргә хакы зур һәм ул, һичшиксез, шулай булачак», - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International