Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды

2024 елның 20 марты, чәршәмбе, 09:31

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә уртак утырышы узды, анда республика Фәннәр академиясе эшчәнлеге турында хисап каралды. Моннан тыш, парламентарийлар Татарстанда фәнни-технологик үсеш елын үткәрү буенча төп чаралар турында фикер алыштылар, Мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар һәм комитетның 2024 елның икенче кварталына эш планын расладылар.

Фәнни бюджет учреждениесе эшчәнлеге турындагы хисапны ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов тәкъдим итте. Хәзерге вакытта ТР Фәннәр академиясе составына 7 фәнни бүлекчә буенча гомуми җыелышта сайланган 54 гамәлдәге әгъза һәм 59 әгъза-корреспондент керә. ТР Фәннәр академиясе составында алты фәнни-тикшеренү институты һәм ике үзәк эшли. "Академия һәм төп структур бүлекчәләр тарафыннан Дәүләт йөкләмәсе буенча барлык күрсәткечләр тулы күләмдә үтәлде, кайбер күрсәткечләр буенча шактый арттырып та  үтәлде, – дип билгеләп үтте Рифкать Миңнеханов, – 2023 ел йомгаклары турындагы еллык хисап басылып чыкты, узган елның декабрендә гомуми еллык җыелышта фикер алышынды һәм расланды». 

Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, бүгенге көндә Фәннәр академиясеэшчәнлеге биш төп бурычны тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Алар арасында  –  фән, технологияләр өлкәсендә фәнни җәмәгатьчелек һәм реаль сектор арасында нәтиҗәле үзара эш итү системасын формалаштыру, перспектив тикшеренүләрне финанслауның тотрыклы озак вакытлы системасын булдыру, фәнне популярлаштыру системасын үстерү, фәнне популярлаштыру системасын үстерү,  илнең фәнни-технологик үсеш рейтингын алып бару.

Фәннәр Академиясе Президентының мәгълүматларын профильле комитет әгъзалары игътибарга алды. Фикер алышу барышында депутат Раил Шәмсетдинов урта һөнәри белем бирүне бердәм укыту чылбырында төзү темасы белән кызыксынды, профильле комитет урынбасары Людмила Рыбакова республикада яшь галимнәрне исәпкә алуның бердәм системасын булдыру турында фикер белдерде.

Искәртеп узабыз, ТР Фәннәр академиясе эшчәнлеге турында тулырак хисап Дәүләт Советының чираттагы утырышында тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елын үткәрү буенча төп чаралар турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сөйләде. "Республика Хөкүмәте тарафыннан фәнни-технологик үсеш елын үткәрү планы расланды, анда шактый күп чаралар керде, – дип билгеләп үтте докладчы. –  Алар арасында фәнни һәм технологик инфраструктура объектларын ачу, ярдәм итү механизмнарын һәм инструментларын камилләштерү, тикшеренү процессын стимуллаштыру, мәгърифәтчелек акцияләре һәм башкалар».

Узган  чаралардан Андрей Поминов 9 февральдә Россия Фән көнен бәйрәм итүне һәм фәнни-технологик үсеш елын ачуны билгеләп үтте. Быел фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Россия Фәннәр академиясенең 300 еллыгы, Казан федераль университетының 220 еллыгы, Евгений Завойскийның электрон парамагнит резонансы күренешен ачуына 80 ел тулу кебек мөһим чаралар узачак.

Планлаштырылган зур конгресс-күргәзмә вакыйгалары турында Адрей Поминов Россия венчур форумын, «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын, Татарстан нефть-газ химиясе форумын һәм Kazan Digital Week халыкара форумын уздыруны билгеләп үтте. «Быел үсешнең төп өстенлекләре буенча безнең көн тәртибенә интеграцияләнгән яшь тикшеренүчеләр өчен ким дигәндә 8 халыкара фәнни-агарту һәм 40тан артык фәнни-техник чаралар өстәмә рәвештә хупланачак», – дип белдерде министр урынбасары.

Бүген парламентарийлар Мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Закон проекты профессиональ белем бирү оешмаларын һәм югары белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны педагогик эшчәнлеккә җәлеп итү, шулай ук педагогик хезмәткәрләргә социаль ярдәм күрсәтү максатларында өстәмә дәүләт ярдәме чаралары һәм социаль гарантияләр билгеләнергә мөмкинлеген билгели.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International