Бюджетны җайга салу мәсьәләләре каралды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе, 13:44

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда депутатлар "2020-2022 елларда яшьләрне патриотик тәрбияләү" программасына һәм кадет мәктәп-интернатлары эшчәнлегенә бүлеп бирелгән бюджет акчаларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы мәгълүматын тыңладылар. Моннан тыш, парламентарийлар төбәк салымнары буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тануның өстәмә нигезләрен билгеләү һәм республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектларын тикшерделәр. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников патриотик тәрбия программаларын тормышка ашыруга бүлеп бирелгән бюджет акчалары аудиты нәтиҗәләре турында хисап мәгълүматын тәкъдим итте. 2020-2022 елларда «ТР яшьләрен патриотик тәрбияләү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыруга бюджеттан 69,5 млн сум, кадет мәктәпләрен тотуга 2 млрд 69,7 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Сергей Колодников сүзләренчә, 120 млн сумлык финанс бозулар дәүләт сатып алулары, дәүләт милке белән идарә итү, бухгалтерлык хисабы, шулай ук учреждениеләр бюджетын формалаштыру һәм үтәү өлкәсендә ачыкланган.

 Әлеге мәсьәлә буенча өстәмә мәгълүмат белән ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков һәм ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин чыгыш ясадылар, алар аудит нәтиҗәләренә аңлатма бирделәр һәм ачыкланган хокук бозуларны һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча күрелә торган чаралар турында хәбәр иттеләр.

Хисап палатасы хисабы Дәүләт Советының чираттагы утырышында тыңланачак.

Бүген комитет утырышында ТР Бюджет кодексының 44 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, әлеге закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Аерым алганда, федераль законнар белән җирле бюджетларның дотация дәрәҗәсен билгеләгәндә исәпкә алына торган керемнәр составында муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсешенең иң яхшы күрсәткечләренә ирешүгә ярдәм итү яки җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең иң яхшы практикалары өчен бүләкләү максатыннан җирле бюджетларга бирелә торган дотацияләр чыгарыла. Республика законына да шундый ук үзгәрешләр кертелә.

Бүген комитет утырышында каралган Төбәк салымнары суммалары буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тануның өстәмә нигезләрен билгеләү турындагы закон проекты каралды. Бурычның суммасы Салым кодексы белән билгеләнгән сроклар тәмамланганнан соң 500 сумнан артмаган очракта физик затларның бурычларын кичерергә мөмкинлек бирә. Шулай ук үлгән яки үлгән дип игълан ителгән физик затларның бурычы, аның варислары мирас хокукыннан баш тарткан, ә варислары булмаган яки мирас ачылганнан соң бер ел эчендә мирасны беркем дә кабул итмәгән очракта да бурыч юкка чыгарылырга мөмкин.

"Салым органнары мәгълүматлары буенча, күрсәтелгән нигезләр буенча бурычларны исәптән чыгару суммасы 20 млн сум тирәсе бәяләнә", - дип йомгаклады комитет рәисе.

Закон проектын тикшерүдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, депутатлар Камил Нугаев, Фадбир Сафин һәм Рифнур Сөләйманов катнашты. Аларның сорауларына Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Олеся Кузьмина җавап бирде. "Мисалга, өметсез дип табылган 1,5 млн сумлык бурычны кайтару өчен почта хезмәте, суд һәм башкалар белән бәйле өч тапкыр күбрәк акча сарыф итмәс өчен, ул бурычны исәптән чыгару урынлы булыр иде", - дип аңлатты ул.

Комитет каралган закон проектларын хуплады һәм Дәүләт Советына аларны беренче һәм өченче укылышта карарга тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International