«Бердәм Россия» фракциясе утырышында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 29 марты, җомга, 10:26

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар, шулай ук кайбер оештыру мәсьәләләрен карадылар. Моннан тыш, фракция утырышында Дәүләт Советы депутаты Альбина Насыйрованың сайлау округындагы эше турында хисап тәкъдим ителде.  Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Фракция утырышы оештыру мәсьәләләрен хәл итүдән башланды. Аерым алганда, яңа сайланган Дәүләт Советы депутаты Нина Шимина «Бердәм Россия» фракциясе составына кертелә. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның февралендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Нина Шиминага «Бердәм Россия» партиясе исемлегенең вакантлы депутат мандаты тапшырды, ул Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы итеп билгеләнгән депутат Александр Тыгинның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуга бәйле рәвештә барлыкка килде.

Шулай ук депутат Нина Ширинага 4 нче Яр буе сайлау округы беркетелә.

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин фракция утырышында республикада мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү сыйфатын күтәрүгә, фәнне үстерүгә, талантлы һәм сәләтле балаларга ярдәм итүгә ярдәм итүгә юнәлтелгән  дүрт республика дәүләт программасы координаторы булып тора. Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, федераль дәүләт программалары һәм илкүләм проектлар республика программалары белән синхронлаштырылган.

"Мәгариф системасын үстерүдә инфраструктура проектлары зур роль уйный, - дип ассызыклады министр, - гамәлдәге илкълщм проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында 2019-2023 елларда республикада 40 мең урынлык  46 мәктәп төзелде. Бу мәктәпләрне бушатырга, икенче сменада укучылар санын киметергә мөмкинлек бирде, бигрәк тә зур шәһәрләрдә.

Соңгы елларда республиканың мәгариф системасында зур үзгәрешләр «Мәгариф» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру белән бәйле, дип билгеләп үтте Илсур Һадиуллин. Аны гамәлгә ашыруга Татарстанда 2019-2024 елларда 28,5 млрд сум бүлеп бирелгән, шулардан 20 млрд  сумнан артыграгы федераль бюджеттан. Бу чорда 436 «Үсеш ноктасы» үзәге булдырылган, аларда укучылар заманча җиһазлар кулланып, гомуми һәм өстәмә белем бирү программаларын үзләштерәләр. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 28 мәктәпнең матди-техник базасы яңартылган. «Цифрлы белем бирү мохите» проекты 163 мәктәп һәм 65 урта һөнәри белем бирү өчен презентация һәм компьютер җиһазларын яңартырга мөмкинлек бирде. «2024 елда  «Мәгариф» илкүләм проекты чаралары дәвам итәчәк", – дип  басым ясады министр.

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру укытуда югары нәтиҗәләргә китерә. 2023 елда республикада бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 219 кеше  йөз балл җыйды, шуларның 15е  –  «Үсеш ноктасы» мәктәпләрен тәмамлаучылар. 9 чыгарылыш укучысы ике фән буенча 100 балл алды. Татарстан шулай ук фән олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча ил төбәкләре арасында лидерлар өчлегенә керә.

Урта һөнәри белем бирү системасында да берничә трансформация булган. Системада барлыгы 100 оешма эшли. Аларның 47се ресурс үзәкләре булып тора.

2022 елда югары технологияле компанияләр белән партнерлыкта төзелгән биш алдынгы инженерлык мәктәбендә яңа фәнни-технологик һәм эксперименталь лабораторияләр, заманча җиһазлар һәм программа тәэминаты белән җиһазландырылган тәҗрибә производстволары эшли.

2020 елда «Авыл укытучысы» программасы башланды. Хәзерге вакытта әлеге проект кысаларында республиканың авыл мәктәпләрендә 51 укытучы эшли.

Фракция утырышында шулай ук «Бердәм Россия» партиясеннән җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар тәкъдим итү өчен кандидатлар буенча алдан тавыш бирү үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, быел сентябрьдә җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак. «Бердәм Россия»дән сайланырга теләүчеләрнең барысы да алдан тавыш бирү процедурасын үтәргә тиеш, – диде ул, – алдан тавыш бирү 26 мартта башланды,  ул берничә этапта узачак – кандидатлар тәкъдим итү, агитация чоры, сайлаучыларны теркәү, электрон тавыш бирү, йомгак ясау».

Бу юлы алдан тавыш бирүнең үзенчәлеге  – электрон тавыш бирү. Элек ул катнаш булган, шул исәптән бюллетеньнәр дә кулланылган.

Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә кандидатлардан, шул исәптән «Бердәм Россия»фракциясе әгъзаларыннан 12 гариза кергән. Документларны кабул итү дәвам итә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International