Күп балалы гаиләләр өчен ташламаларны озайту һәм архив документларына тәүлек әйләнәсе керү: апрельдә үз көченә керә торган законнар

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе, 15:23

Апрель аенда Дәүләт Советының илле икенче утырышында кабул ителгән яңа законнар үз көченә керә. Хәзер ышанычсыз дип саналган бурычларны закон нигезендә гамәлдән чыгарырга мөмкин булачак. Күпбалалы гаиләләргә ташламалар гаиләдәге олы бала (әмма 23 яшькә кадәр генә) уку йортының көндезге бүлегендә укуын тәмамлаганчы гамәлдә булачак. Шулай ук укытучы һөнәренең абруен күтәрү һәм массакүләм спортны үстерүне күздә тоткан законнар үз көченә керә. Яңа законнарны тәфсилләбрәк аңлатабыз.

Салым буенча бурычтан кемнәр котыла ала?

23 апрельдән «Региональ салымнар суммалары өлешендә бурычны түләттерү ышанычсыз булуны тануга өстәмә нигезләр билгеләү турында» 18 нче закон үз көченә керә.Яңа закон моңарчы гамәлдә булган «Региональ салымнар буенча недоимка, пенялар һәм штрафлар  буенча бурыч түләнүгә ышанычсызлыкны тануга өстәмә нигезләр билгеләү турында» закон урынына эшләнеп кабул ителгән. Аның нигезендә, 2024 елның 1 гыйнвары бурычны түләтүне өметсез дип тану датасы буларак билгеләнгән.

Түбәндәге очракларда төбәк салымнары буенча бурычны түләтү ышанычсыз дип танылачак:

1) варислар мираска хокуктан баш тарткан, варислар булмаган яисә мирас ачылган көннән бер ел дәвамында мирас кабул итеп алынмаган очракта, вафат булган яисә вафат булган дип игълан ителгән физик затларның бурычы булу;

2) 2024 елның 1 гыйнварына кадәр юкка чыгарылган региональ салымнар  буенча оешмаларга яисә индивидуаль эшкуарларга исәпләнелә торган бурыч булу;

3) Россия Федерациясе Салым кодексының 48 статьясында билгеләнгән сроклар тәмамланганнан соң физик затларның 500 сумнан артмаган суммада бурычы булу.

Хәзерге вакытта 16,2 мең бурычлының 20 млн сумга якын бурычы бар. Аны шушы нигезләр буенча гамәлдән алырга мөмкин.

Ташламаларның гамәлдә булу вакыты озайтыла

23 апрельдән «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 8 статьяларына һәм Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 150 һәм 152 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 15 нче Закон үз көченә керә.

Документта күпбалалы гаиләнең статусы ачыкланган. Бүгенгәчә, Татарстан Республикасы Гаилә кодексы нигезендә, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган (уллыкка (кызлыкка) алынганнарын да кертеп) гаилә күпбалалы буларак таныла. Әмма өч баланың олысына 18 яшь тулгач, күпбалалы гаилә статусы алына иде.

Россия Президенты Указы нигезендә, күпбалалы гаиләләргә олы баласы 18 яшькә җиткәнче яки, уку йортының көндезге бүлегендә укыганда – 23 яшькә кадәр социаль ярдәм чаралары күрсәтелүнең күздә тотылуы сәбәпле, «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Законның 2 һәм 8 статьяларына һәм Татарстан Гаилә кодексының 150 һәм 152 статьяларына тиешле үзгәрешләр кертелгән.

Шулай итеп, хәзер күпбалалы гаиләләр олы баласы (23 яшькә кадәр) вузда яки техникумда көндез белем алган дәвердә закон нигезендәге ташламалардан файдалана алачак.

Вуз тәмамлаучыларны – белгечлеге буенча эшкә

12 апрельдән «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 25 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 14 нче Закон үз көченә керде.

Әлеге закон укытучы һөнәренең абруен күтәрү һәм һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларны педагогик эшчәнлеккә җәлеп итү максатында кабул ителгән. Анда укытучыларга өстәмә дәүләт ярдәме чараларын һәм социаль гарантияләр билгеләү мөмкинлеге каралган.

Архив документлары белән танышу җиңеләя

23 апрельдән «Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе турында» Татарстан Республикасы Законының 5 һәм 7 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 19 нчы Закон үз көченә керә.

Документларның мәҗбүри нөсхәсе исәбенә дәүләт ярдәме сыйфатында республика бюджеты акчасына булдырылган документлар керә. Мондый документларны, алга таба саклау өчен, тиз генә тулы күләмендә архив фондына кертү мөмкинлеге бирәчәк бу.

Закон бюджет акчасына булдырылган документларны тәртипкә салырга ярдәм итәчәк. Шулай итеп, бүгенге чорда республика үсешен дөрес итеп бәяләү, фәнни, тарихи тикшеренүләр өчен мәгълүмат базасын булдыру күздә тотыла.

Министрлыкның вәкаләтләре киңәйтелә

1 сентябрьдән «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 12 һәм 131 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»  17 нче Закон үз көченә керә.

Документ, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автомат теркәүче техник чаралардан файдалану ягыннан, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының вәкаләтләрен киңәйтә. Аерым алганда, министрлыкка автомат теркәү чараларын урнаштыру, кирәк булган очракта – урнаштырылганнарын сүтеп алу турында карар кабул итү һәм килештерү вәкаләтләре бирелә. Мондый карарлар автомобиль юлы хуҗасы һәм Эчке эшләр министрлыгының территориаль органы белән килештерелергә тиеш.

Моннан тыш министрлыкның түләүле юллар аша транспортта йөрүгә төбәк һәм муниципаль контроль вәкаләтләре киңәйтелә.

Халыкны спортка җәлеп итәргә

12 апрельдән «Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 16 нчы Закон үз көченә керде.

Үзгәрешләр массакүләм спортка бәйле документларны камилләштерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш алар массакүләм спортны үстерү өлкәсендә башкарма һәм муниципаль хакимият органнарының вәкаләтләренә ачыклык кертә.

Сүз уңаеннан, республика Хөкүмәтенең физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр өлешен 70 процентка җиткерү бурычын куюын искәртеп үтик.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International