Хөкүмәт хисабы 19 апрельдә Дәүләт Советы утырышында каралачак

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе, 18:12

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле өченче утырышы 19 апрельдә 10.00 сәгатьтә ачыла. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 16 мәсьәлә, шул исәптән 5 республика законы проектын һәм 6 федераль закон проектын карарга планлаштыралар.

Киләсе утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап булачак. Документ 7 апрельдә Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан парламентка кертелде һәм профильле юнәлешләр буенча барлык комитетлар утырышларында каралды. Дәүләт Советы утырышында әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясаячак.

"Хөкүмәт хисабы парламент тарафыннан ел саен Конституцион таләп кысаларында карала, – дип басым ясады  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Алдан без комитетлардан һәм депутат берләшмәләреннән республиканың башкарма хакимият органнары эшчәнлегенә кагылышлы 47 сорау җибәрдек. Барысына да җаваплар алынган инде, комитетларда җентекле фикер алышулар узды.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, санкцияләр белән бәйле барлык кыенлыкларга карамастан, республика 2023 елны уңышлы тәмамлаган. Татарстан төп макроикътисади күрсәткечләр буенча ил төбәкләре арасында лидерлык позицияләрен саклап кала. Тулаем төбәк продукты үсеше 3,6% тәшкил итә. Республикада илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. Узган ел 3,4 млн.кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур уңышларга ирешкән. Татарстан тулаем сөт саву буенча илдә беренче урында тора.  "Тулаем алганда, ТР Рәисе җитәкчелегендәге барлык тармакларның һәм хакимият дәрәҗәләренең килештерелгән эше Татарстанга үз потенциалын тормышка ашырырга һәм яңа уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә, – дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – Безнең бурыч - уртак тырышлык белән алга таба да республика алдында торган актуаль, агымдагы һәм перспективалы мәсьәләләрне хәл итү".

ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, илле өченче утырышта беренче укылышта муниципаль хезмәт, дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрүне оештыру, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, физик культура һәм спорт турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында биш закон проекты каралачак.

Парламентта закон чыгару эше һәм каралган контроль мәсьәләләр турында профильле комитетларның хисапларын тапшыру тәмамлана. Илле өченче утырышта Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты эше турында хисап тыңланачак. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән комитет рәисе Леонид Якунин чыгыш ясаячак.

Бүген Президиум утырышында «Экология» илкүләм проекты составына керүче «Иделне сәламәтләндерү» федераль проектының Татарстанда үтәлеше турында мәгълүмат бирелде. Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан – Идел буе федераль округының иң күп сулы төбәкләренең берсе, анда 36 меңнән артык су объекты бар. Төп проблемалар арасында министр чистарту корылмаларының канәгатьләнерлек эшләмәвен, диффуз агым, яр буйларындагы  законсыз төзелешләр аркасында  су объектларының пычрануын атады. 

Республикада төрле милек формасындагы 183 чистарту корылмасы эшли. Аларның унысы өлешенә  юынтык суларның 87 проценты туры килә. 42 процент күләме – Казанның «Водоканал» МУП аша үтә. 2014 елдан республика программасы кысаларында 2 млрд сумлык муниципаль корылмалар төзү һәм модернизацияләү буенча 100гә якын чара үткәрелгән. Тулаем алганда, «Иделне сәламәтләндерү» федераль проекты буенча Татарстан территориясендә 13 чистарту корылмасы төзү һәм реконструкцияләү каралган.

Александр Шадриков сөйләвенчә, быел «Иделне сәламәтләндерү» һәм «Уникаль су объектларын саклау» проектларын тормышка ашыру тәмамлана. "Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча илнең су объектларын экологик сәламәтләндерү буенча яңа бердәм федераль проект формалаштырыла.  Хәзерге вакытта Хөкүмәт проект паспортын төзи. 29 сулыкны сәламәтләндерү һәм 17 чистарту корылмасын реконструкцияләү буенча безнең тәкъдимнәр Россия Табигать министрлыгына җибәрелгән инде",  – дип белдерде министр.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International