Фәрит Мөхәммәтшин Иван Белеков белән очрашты

2024 елның 15 мае, чәршәмбе, 09:35

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең танылган иҗтимагый һәм сәяси эшлеклесе, Алтай Республикасы Дәүләт Җыены-Эл Королтаеның экс-рәисе (2006 елдан 2016 елга кадәр) Иван Белеков белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне, туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында сүз барды.

«Барлык халыклар да үз телләрен, мәдәниятен һәм рухи тормышын  саклап калырга омтыла», – дип  басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук Иван Белековның Алтай халкының мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте.  

Белеков Иван Итул улы –  Россиянең танылган сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе. VII чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты (2016 – 2021). Өч чакырылыш Алтай Республикасы Дәүләт Җыены Эл Королтае рәисе итеп сайлана (2006 елдан 2016 елга кадәр). Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре. ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең Алтай төбәк бүлеген җитәкли. Россия Язучылар берлеге әгъзасы. 20дән артык фәнни мәкалә, алтай һәм рус телләрендә чыккан 10 шигырьләр җыентыгы авторы.

Татарстан һәм Алтай Республикасы арасында тыгыз хезмәттәшлек традицияләре 2000 еллар башында Алтайның Россия составына керүенә 250 ел тулуга Алтайда «Евразия йөрәге» стеласын урнаштыру буенча эш барышында салынган.  Исегезгә төшерәбез, бу истәлекле билге безнең республиканың осталары һәм Тау Алтае рәссамнары тарафыннан ясалган. Стела 2006 елда Татарстан һәм Алтай парламентлары рәисләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Иван Белеков катнашында ачылган.

Республикалар арасында тыгыз парламентара элемтәләр барлыкка килә. Беренче хезмәттәшлек турында килешү егерме ел элек, 2004 елның 7 июлендә имзаланган, ә 2023 елның октябрендә Таулы Алтайда (Алтай Республикасы) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Алтай Республикасы Дәүләт Җыены-Эл Королтай арасында хезмәттәшлек турында яңа килешү имзаланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International