Фәрит Мөхәммәтшин: "КазанФорум эшлекле элемтәләрне ныгыта һәм безнең халыкларны якынайта»

2024 елның 15 мае, чәршәмбе, 13:44

Бүген Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2024» ХV халыкара икътисадый форумы эшли башлады. КазаньЭкспо халыкара күргәзмә үзәге залында урнашкан берничә илнең, шулай ук Россия һәм Татарстан компанияләренең мәйданчыкларында һәм күргәзмә стендларында булып, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин форумны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. 

Журналистлар белән әңгәмәдә Татарстан парламенты җитәкчесе форумның республика һәм тулаем ил өчен зур сәяси һәм икътисади әһәмиятен ассызыклады. "Форумга дөньяның 70тән артык иленнән бизнес, фән, технология вәкилләре, 18 меңнән артык кеше килде. – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – бу бик мөһим, чөнки дәвам иткән махсус хәрби операциянең һәм санкцияләрнең хәзерге катлаулы шартларында Ислам дөньясы илләре белән сәяси һәм икътисади һәм рухи өлкәләрдә дуслыкны ныгыту һәм үзара хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре зур әһәмияткә ия».

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, ил җитәкчелеге чираттагы тапкыр Татарстанга, аның башкаласы Казанга федераль масштабта икътисадый форум үткәрүне йөкләп зур ышаныч күрсәткән. "Татарстан Республикасы Рәисенә, Хөкүмәткә, министрлыкларга, эре предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә төрле өлкәләрдә Татарстан казанышлары күргәзмәләрен оештырганнары өчен рәхмәт, – диде республика Дәүләт Советы Рәисе. – Саммит кысаларында бик күп очрашулар, танышулар була, катнашучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар, башкаларның тәҗрибәсен өйрәнәләр. Болар барысы да компанияләребезнең чит ил партнерлары белән эшлекле элемтәләрен ныгыта һәм мәдәниятләрнең үзара бәйләнеш мөмкинлекләрен киңәйтеп, халыкларны якынайта".

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International