Фәрит Мөхәммәтшин район һәм авыл җирлекләре җитәкчеләрен дәүләт программаларында актив катнашырга чакырды

2024 елның 20 мае, дүшәмбе, 17:54

Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. Бүген беренче очрашуны Апас муниципаль районында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Семинарда Премьер-министр урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың Идел аръягы зонасының тугыз районыннан фермерлар ассоциацияләре, кулланучылар җәмгыятьләре һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты.

Апас районында зона киңәшмәсе мондый семинарларның чираттагы сериясен ача, алар быел май - июнь айларында Балтач, Баулы һәм Әгерҗе районнарында узачак. Мондый зона киңәшмәләре инде традиционга әверелде һәм республикада 2010 елдан бирле үткәрелә. Дәүләт Советы депутатлары республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә фермерлар белән очрашалар һәм килеп туган проблемаларны тикшерәләр, аннары аларны дәүләт ярдәме программалары аша хәл итәләр.

Киңәшмә башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Марат Җиһаншин озатуында шәхси эшмәкәр Лилия Зәйнуллинаның теплица хуҗалыгында булды. Биредә яшелчәләр һәм ябык туфракта берьеллык чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнәләр. Авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы – 6,5 гектар, шуның яртысы диярлек – ябык туфрак. – Беренче теплицаны 15 ел элек төзедек. 13 сутый җирдә кыяр үстерә башладык. Бер елдан эшне киңәйтергә керештек – 1 гектар мәйданда теплица төзедек. Хәзер Апаста 2,5 гектарлы теплицабыз бар, – ди хуҗалык җитәкчесе Лилия Зәйнуллина. Кыяр, помидорны Казанга алып килеп сатсалар, чәчәкләрне Ульяновск, Димитровград, Төмән кебек шәһәрләргә дә озаталар икән. Теплица хуҗалыгы узган ел 900,7 тонна продукция, шул исәптән 330 тонна кыяр һәм 571 тонна помидор җитештергән. Уңыш бер квадрат метрдан 27,4 килограмм кыяр һәм 17,8 килограмм помидор тәшкил иткән. 4,1 миллионнан артык лалә, 2 миллионнан артык берьеллык чәчәк, 100 мең яшелчә үсентесе сатканнар.

Мәдәният йортында узган семинарда исә Фәрит Мөхәммәтшин республикада авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү һәм сала халкына ярдәм итү җәһәтеннән зур игътибар булуын әйтте, Татарстанның аграр тармактагы уңышларын атап үтте, федераль һәм Татарстанда тормышка ашырыла торган программаларның барлыгына басым ясады. Алардан актив рәвештә файдаланырга да кушты. – Никадәр республика һәм федераль ярдәм чаралары – субсидияләр, ташламалар, кредитлар бар! Берәүләр алардан файдалана, ә икенчеләр бар дип тә белми. Алар бит бик яхшы этәргеч булып тора. Ничек алардан файдаланмаска ди? Мондый мөмкинлекләргә игътибар бирмәгән районнар белән эш алып барырга кирәк. Мөгезле эре терлек санын киметү белән берничек тә килешә алмыйбыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Ничек кенә булмасын, мөгезле эре терлек санын саклап калу сездән тора. Программалар ярдәмендә вазгыятьне дөресләү мөмкинлеге бар, әмма сез берни дә эшләмисез. Акча да каралган, ә без сезне программалардан файдаланырга үгетлибез.

 Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз чыгышында авылда эшкуарлыкны, кече һәм урта агробизнесны үстерү мәсьәләләренә анализ ясады. Аның сүзләренә караганда, 2023 елда «Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 17,7 млрд сум акча юнәлтелгән. Кече формаларны үстерүгә 2023 елда 2,4 млрд сум бүлеп бирелгән. Шул ук вакытта кече формалар белән 128,1 млрд сумлык 44,3% авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Шәхси хуҗалыкларда тулаем җитештерү күләме буенча республика Россия буенча икенче урында тора.

ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменең конкрет программалары турында сөйләде.

Традицион рәвештә пленар утырыш "сорау-җавап" режимында дәвам итте. Проблемалы мәсьәләләрнең бер өлеше пленар утырыш алдыннан узган түгәрәк өстәлләр форматында каралды. Аерым алганда, авыл эшкуарлыгын үстерү, продукцияне сату һәм авылда кооперация, территорияләрне комплекслы үстерү темалары күтәрелде. Бүгенге көндә бирелгән барлык сорауларны депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр Советы эшкә алды һәм мондый очрашуларның киләсе сериясендә алар буенча җаваплар биреләчәк. 

Утырыш «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе» номинацияләрендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерларның еллык республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International