Фәрит Мөхәммәтшин: "Журналистлар хакимият органнарына ачык, гражданнар белән диалогта булырга ярдәм итәләр»

2024 елның 21 мае, сишәмбе, 12:13

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басмалар журналистлары, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән очрашты. Республика парламентында узган очрашу 19 майда билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы матбугат көненә багышланган иде. Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, шулай ук бергә эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен котлау тарихы 26 ел элек барлыкка килүен  билгеләп үтте. Нәкъ шул вакытта Дәүләт Советы Матбугат көнен 1998 елның 24 июнендә татар телендә  чыккан "Нур" газетасының беренче саны нәшер ителүгә бәйләп билгеләү турында Карар кабул итә. "Сез, хөрмәтле журналистлар,  хакимият органнарына ачык, гражданнар белән диалогта булырга ярдәм итәсез, – дип басым ясады парламент башлыгы. – Без һәрвакыт массакүләм мәгълүмат чаралары эшенә зур игътибар белән карыйбыз, сезнең белән бергә без зур сәясәт алып барабыз, сезнең ярдәм белән безгә кешеләребезнең мөрәҗәгатьләре килеп ирешә».

Бүгенге көндә республикада 678 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән, шуларның 339ы – басма.

Фәрит Мөхәммәтшин ММЧ вәкилләренә «Киләчәк уеннары», «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисади форумы кебек зур бөтенроссия һәм халыкара чараларда катнашулары һәм мәгълүмати яктыртулары өчен аерым рәхмәт белдерде.

Парламент башлыгы шулай ук журналистларның игътибарын илебез һәм республикабыз кергән зур сайлау циклына юнәлтте. Быел март аенда Россия Президентын сайлаулар узды, сентябрьдә 7 чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар булачак. 2025 елда ТР Рәисен һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнарына, 2026 елда тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар узачак. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, ил өчен авыр вакытта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре ышанычлы мәгълүмати калкан булырга тиеш. «Элеккечә үк, сайлау процессын мәгълүмати озатуда, объектив, ышанычлы яктыртуда сезнең ярдәмгә өметләнәбез, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Ил өчен авыр вакытта сез ышанычлы мәгълүмат чарасы булып торасыз. Сездән тикшерелгән мәгълүматка таянуыгызны сорыйм, мөмкин булса, тамашачыларыгызга, укучыларыгызга, тыңлаучыларыгызга каршылыклы медиа агым шартларында  аңларга ярдәм итегез».

Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, аналарны һәм балаларны яклау мәсьәләләрен актив яктыртырга чакырды.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлемгәрәев, хезмәттәшләрен сәламләп, республикада вакыйгалар бик күп булуга карамастан республика җитәкчелеге һәрвакыт массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу мөмкинлеге таба, дип билгеләп үтте. "Бүген йомгак ясау, журналистлар алып барган зур эшне бәяләү өчен яхшы сәбәп», – диде  ул.

Очрашуда шулай ук Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе  рәисе Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» АҖ генераль директоры Илшат Әминов катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International