Фәрит Мөхәммәтшин: "Авылга дәүләт ярдәме шәхси хуҗалыкларның һәм фермер хуҗалыкларының потенциалын шактый ныгытырга мөмкинлек бирә»

2024 елның 27 мае, дүшәмбе, 16:33

Бүген Баулы муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Кече агробизнесны үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, ТР Җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, районнар һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары, республиканың көньяк-көнчыгыш зонасының 13 районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре катнашты.

Парламент башлыгының Баулы районына эш сәфәре полимер савыт-саба ясау белән шөгыльләнүче «Амбиент» компаниясенең җитештерү цехлары белән танышудан башланды. Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров озатуында Дәүләт Советы Рәисе предприятиенең җитештерү куәтләрен карады, хезмәткәрләр белән аралашты. Фәрит Мөхәммәтшин хезмәтне югары оештыруга һәм шәхси эшмәкәрнең үз акчаларына кертелгән алдынгы технологияләрне куллануга игътибар итте.

Баулы шәһәренең үзәк китапханәсендә сүз «Авыл яши» проектын тормышка ашыру турында барды. Проект авыл хуҗалыгы территорияләренең эшлекле активлыгын үстерү һәм авыл яшәү рәвешен ныгыту буенча мәгълүмати-координацион үзәк булдыруны күздә тота. Баулы районы – проектның пилот мәйданчыкларының берсе. Моннан тыш, проектта Апас, Әгерҗе һәм Балтач муниципаль районнары да катнаша.

М.Җәлил исемендәге район мәдәният йортында узган пленар утырыш кысаларында фермер хуҗалыклары эше турында җентекле сөйләшү булды. Мәдәният йорты  фойесында җирле җитештерүчеләр: предприятиеләр, агрофирмалар, шәхси һәм крестьян хуҗалыклары, әзерләү һәм эшкәртү оешмалары продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. Җирле эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән сөйләшкәндә Фәрит Мөхәммәтшин республика һәм район җитәкчелеге авыл җирлегендә яшәүче кешеләрнең эшлекле һәм иҗади инициативаларын хупларга әзер булуын ассызыклады.

Семинар-киңәшмәне ачып, парламент башлыгы авыл хезмәтчәннәренә республиканың динамик үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Барлык кыенлыкларга, илнең авыл хуҗалыгы җирләренең нибары 2 процентына гына ия булуга карамастан, безнең республика татарстанлыларны үзебездә җитештерелгән төп сыйфатлы азык - төлек төрләре белән тулы күләмдә тәэмин итә, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Авыл хуҗалыгы продукциясе кереме күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында һәм Россиядә бишенче урында тора. Тулаем сөт саву буенча Татарстан илдә беренче урында тора, бәрәңге җыю буенча икенче урында тора. Бу нәтиҗәләр – безнең авыл халкының зур хезмәте нәтиҗәсе».

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың аграр секторындагы проблемалар арасында игеннең сатылмыйча җыелып ятуын, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең төшүен, авыл хуҗалыгы җирләре мәйданнарының һәм мөгезле эре терлекләрнең баш санының кимүен атады. "Республика җитәкчелеге кыенлыкларны җиңеп чыгу буенча чаралар күрә, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. – Һичшиксез, бу эш – безнең уртак бурычыбыз. Ул авыл хуҗалыгы министрлыгына, район җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына, авылдагы кече бизнес вәкилләренә кагыла».

Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетлар һәм авыл эшмәкәрләре җитәкчеләренең игътибарын агробизнеска ярдәм итү буенча күп санлы дәүләт программаларына һәм гамәлгә ашырыла торган чараларга юнәлтте. Дәүләт, иҗтимагый һәм кредит оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында халыкка, авыл хуҗалыгы белгечләренә мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә кирәк, дип саный парламент башлыгы. «Авылга дәүләт ярдәме программаларында катнашу һәм халыкның активлыгы булган проблемаларны хәл итүдә хәлиткеч роль уйный ала, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Өстәвенә, авылга дәүләт ярдәме шәхси хуҗалыкларның һәм фермер хуҗалыкларының потенциалын шактый ныгытырга мөмкинлек бирә. Кешеләр дәүләт ярдәменең барлык чаралары турында белсеннәр, аларны ничек кулланырга кирәклеген аңласыннар, шулай итеп федераль һәм республика программаларында катнашу белән кызыксындырсыннар өчен бизнес вәкилләренә,  районнарындагы җирлек башлыкларына кызыксынучан кешеләр белән ешрак очрашырга кирәк».

Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә тукталды, республика муниципаль районнары рейтингында Баулы районы 12 нче урынны алып торуын билгеләп үтте. Хуҗалык итүнең кече формаларына аерым игътибар бирелә, диде Ильяс Гозәеров. Районда 8 эре, 28 фермер хуҗалыгы һәм 5 меңнән артык шәхси хуҗалык исәпләнә. 2023 елда авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча тулай продукция күләме 983 млн сум тәшкил иткән. Хуҗалык итүнең кече формаларында, сөт һәм ит терлекчелегеннән тыш, районда шулай ук кошчылык, умартачылык һәм яшелчәчелек үсеш ала.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үзенең чыгышында 2023 елда «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 17,7 млрд сум юнәлдерелүен билгеләп үтте. Кече формаларны үстерүгә узган ел 2,4 млрд сум акча бүленгән. Шул ук вакытта кече формалар белән 128,1 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе (44,3% ) җитештерелгән.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева киңәшмәдә катнашучыларга кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменең конкрет программалары турында мәгълүмат бирде.

Көнүзәк мәсьәләләрнең бер өлеше турында пленар утырыш алдыннан узган түгәрәк өстәлләр эше форматында фикер алыштылар. Аерым алганда, авыл эшкуарлыгын үстерү, авылда продукция сату һәм кооперация, территорияләрне комплекслы үстерү темалары күтәрелде. Бүген бирелгән барлык сорауларны депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, Муниципаль берәмлекләр советы эшкә алды.

Киңәшмә азагында « Иң яхшы крестьян фермер хуҗалыгын җитәкчесе», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе» һәм «Эшмәкәрлекне үстерү буенча авыл җирлегенең иң яхшы җитәкчесе» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International